Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сизәсезме икән, районда матур сөйләм теле үсеп китте бит әле.

Фестивальгә чит төбәкләрдән дә килгәннәр, сөйләм һәм вокал буенча барлыгы 300 бала катнашкан.

Сизәсезме икән, районда матур сөйләм теле үсеп китте бит әле. Бу очракта балаларны  һәм алар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнүче белемле белгеч Галияне   күз уңында тотуым. Эшчәнлек һәрчак нәтиҗәләрдә күренә бит ул, Галиянең укучылары да бәйгедән-бәйгегә йөри, һәм гел алдынгы урыннарны ала. Әле менә узган атнада Казанда узган "Илһамият" дигән халыкара конкурс-фестивальдә катнашып, сәнгатьле иттереп шигырьләр сөйләп, призлы урыннар алдылар. Арада  Кариле балалар бакчасыннан Дилә Сибәгатуллина Гала-концертка да үтте.  Фестивальгә чит төбәкләрдән дә килгәннәр, сөйләм һәм вокал буенча барлыгы 300 бала катнашкан. Безнең районнан күп бала уңыш казанган (фотолардагы дипломнардан күренә). Афәрин, остазга! Галия үзе дә райондагы мәдәни чараларны алып бара, аеруча да мөселман бәйрәмнәрендә аның аһәңле сөйләме, килешле, зәвыкле, милли киемнәре бәйрәм күркенә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь конкурсы