Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә балалар гына димәссең (+видео)

Районыбызда җиңүче исеменә лаек булган катнашучылар узган шимбәдә Халыклар дуслыгы йортындагы гала-концертта чыгыш ясады.

Удмурт халкы көйләренең биергә яратмаган кешене дә үзенә җәлеп итүен белә идем инде. "Мудорвай" конкурсы башта районыбызда, ә аннан соң республикада гөрләп узган көннәрдә мин моңа яңадан бер кат инандым.

 

Районыбызда җиңүче исеменә лаек булган катнашучылар узган шимбәдә Халыклар дуслыгы йортындагы гала-концертта чыгыш ясады. Биредә районыбыздан байтак бала катнашса да, без Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныфы укучылары өчен җан аттык. Районкүләмендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган укучыларның рус халкы әйткәндәй зажигательный биюе, гала-концертны ачып җибәрергә үк лаек булды.

Зур тырышлыклар аша ирешкән әлеге уңышлары балаларыбыз өчен соңгысы түгел, ә бары тик башлангычы булсын иде. Дилия Ибраһимова, Әмирә Шәрәфетдинова, Ксения Иванова, Агния Гайсина, Раян Хөсәенов, Раил Хөснетдинов, Азамат Дәүләтшин, Арсений Мулюковларны әлеге зур җиңүгә әзерләгән хореограф Лариса Дәүләтшинага, сыйныф җитәкчебез Елена Медведевага, балаларның әти-әниләренә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Берничә милләт балалары тупланган сыйныфыбыз һәрчак шулай бердәм булсын. Кечкенә йолдызчыкларыбызның биюен күрәсең килсә, әлеге язма астындагы видеоны кара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мудорвай