Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәлимә Габделхакова: “Әниләр – мәңгелек тема”

Кайда гына йөрсәк тә, нишләсәк тә, кем генә булсак та без иң беренче чиратта әниләребезгә бурычлы!!!! Алар гына безне анлыйлар, алар гына безне яклыйлар, саклыйлар. Ничә яшьтә булсак та без әниләрне сагынып яшибез. Алар күрсәткән юлдан тайпылмыйча, кеше дигән исемгә тап төшермичә яшибез, эшлибез, ижат итәбез… Апрель ае безнен өчен...


Әниемне сагынам
Еш төшәсең, әни, исләремә,
Уйлыйм сине иртә-кичен дә.
Шул кадәрле нигә сагынам икән?
Ятсам-торсам гел син исемдә.
Барып күрер җирләр булса,
Барыр идем, Әнкәй, яныңа.
Алларына башны куяр идем
Нурлы йөзләреңне сагынам.
Якыннарым белән очраштырмый, Ходай
Авырлыгын яхшы беләдер.
Сагынуларның төсе җуелыр иде
Очраштырмый шуңа күрәдер.
Сагынганда төшкә кермисең шул
Кыен чакта гына керәсең.
Төшләремә кереп, исләренә төшеп,
Борчырмын дип ахыры беләсең.
Бик тә яшьли киттең арабыздан
Сакламадың ,Әнкәй, үзеңне.
Хисләреңне таратмадың җилгә

Булдын шул син, бик тә түземле.
Юклыгыңа ышанасы килми,
Син юк, Әнкәй, фани дөньяда.
Син җитмисең җанга, әни бәгърем,
Бик тә йөрәк әрни шуңа да....

Әнкәй гөле
Әни бәгърем гөл ярата иде
Шаулап үсте аның гөлләре.
Гөлләр үсте, ә үзенең
Кыска булды гомерләре.
Әни үлгәч, гөлләре дә кипте
Сулдылар шул сагынып хуҗасын.
Гөлләр кебек булды гомеркәе,
Күп күрде шул тормыш нужасын.
Ә шулай да, бер дә зарланмады
Хезмәт белән үтте көннәре.
Әниемә гомер теләгәндәй,
Чәчәк атты һаман гөлләре.
Әнкәм кебек гөлләр сөям
Өем тулы матур гөл.
Шул гөлләргә карап торсам,
Әнкәй карый кебек гел.
Гөлләр сөя идең, әни җаным.
Гөлләр белән син дип сөйләшәм.
Сагышларым таралгандай була.

Серләремне гөлгә сөйләсәм.
Сагынганда мин гөлләргә карыйм
Әнкәй төсе минем гөлләрем.
Әнкәйләрне, сагынып яшик һаман
Сулмасыннар бәхет гөлләрем.

Әнкәйле балачагым
Әле генә сабый бала идем
Чәчкә жыеп йөрдем болында.
Бер кайгысыз рәхәт чаклар булды
Әниемнең жылы куенында.
Ничек түзгән, кемнәр белгән.
Йөрәк телгәләнгән сигезгә.
Югалмадык шөкер беребез дә
Чын тәрбия биргән ул безгә.
Кызларыма бирәм кинәшләрен,
Оныкларны сөям аныңча.
Ул күрсәткән юлдан тайпылмыймын
Сурәтенә карыйм сагынсам...
Кочагыма алып, күзләренә карап
Торыр идем кабат табылсан...


Әнкәйләрне яратырга кирәк
Әнкәйләрне кирәк яратырга
Исән чакта кадерен белергә.
Әнкәйләргә күп тә кирәк түгел,
Исән чакта, кирәк хәлен белергә.
Әни кулын берни алыштырмый
Якын дустың, хәттә ирең дә.
Акчага да алыштырам димә
Балаларның ихлас сөюенә.
Исән чакта кадерләргә кирәк.
Сагынырга кирәк киткәч тә,
Әнкәй генә бөек була ала
Күңелләрдә яши, үлгәч тә.
Әни һаман кирәк әле безгә
Әни инде күптән үзебез.
Исән чакта кирәк кадерләргә
Югалтырга аны бик тә тиз.

Фото: https://www.google.ru/search?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250