Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәләт — табигать бүләге

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең 45 еллык тарихы бар. Әлеге мәктәп ничәмә-ничә буын баланы дөньяны башка яктан күрергә өйрәтеп, олы тормыш юлына озаткан. Укучылары арасында язмышын зур сәхнә яки сәнгать өлкәсе белән бәйләгәннәр дә аз түгел. Сүзебез мәдәният үзәге бинасында үз эшчәнлеген дәвам итүче балалар сәнгать мәктәбе хакында.

Бистәдә мәдәният үзәгендә реконструкция эшләре тәмамланып файдалануга тапшырылгач, «Дуслык» кунакханәсе бинасына сыенып торырга мәҗбүр булган балалар сәнгать мәктәбе дә бирегә күчерелде. Яңалык өстенә яңалык булып, яңа уен кораллары (ә кулланылышта булганнары филиалларга таратылган Я.Ш.), яңа төр җиһазлар да булдырылды. Иң куандырганы яңа рояль, цифрлы ике фортепиано, музыкаль үзәкләр, баяннар кайтарылды. Сәнгатькә гашыйк җаннар өчен болардан да зур бәхет була аламы соң?!
Бүгенге көндә биредә 235 бала шөгыльләнә, ә Чепья, Урта Көшкәт, Карадуган, Кече Лызи һәм Норма авылларында урнашкан 5 филиалда белем алучыларны да кушсаң, укучылар саны 427гә җитә. Аларга 29 укытучы белем бирә. Балалар бик теләп баян, аккордеон, фортепиано, домра, курай, блок-флейта, хореография һәм рәсем классларына йөриләр. Күпчелек бала хореография төркемнәрен үз итә икән. Балаларны бию серләренә төшендерүдә Эрик Васинкин, Лариса Федорова һәм Карадуган филиалында Наилә Хәбибуллинапар фидакарь хезмәт күрсәтәләр. Алар җитәкләгән «Вега», «Веселушки», «Капельки» бию коллективлары районыбыз тамашачысының гына түгел, ә республика һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүче халыкларның күңеләрен дә яуларга өлгергәннәр. Ләкин яңа бинаның бер кимчелеген телгә алып үтмәү дә мөмкин түгел. «Хореография дәресләре үткәрү өчен бүлмәләр кысанрак. Группада балалар саны күп, ә кайбер бию хәрәкәтләрен тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу мөмкин түгел. Җиһазланышыннан бик канәгатьбез дә, мәйданы кечкенә булу тагын да зуррак мөмкинлекләргә ирешүне чикли шул», диләр биредә шөгыльләнүчеләр.
Ә менә вокал дәресләрен алып баручыларга шартлар тулысынча тудырылган. Уңайлы, якты, җылы бүлмәләр, укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып тупланган әдәби белешмәлек, дәреслекләр, яңа уен кораллары турында әйтеп тә торасы юк! Иң мөһиме биредә белем алу өчен сәләт һәм теләк кенә кирәк. Әнә бит, Гүзәл Әскәрова җитәкчелегендәге «Наз», Фәридә Гарә-фетдинова оештырган «Шатлык» вокаль ансамбльләренә дә егет-кызлар ничек яратып йөри!
Сүземне «Шатлык» ансамбле белән таныштырудан дәвам итәсем килә. Әлеге ансамбль балалар сәнгать мәктәбендә оешкан иң яшь төркемнәрнең берседер. Чөнки 201 Ончы елда Фәридә Гарәфет-динова сәнгать мәктәбенә йөрүче җырга һәвәс балаларны күреп алып ансамбль төзергә тели. Укытучының бу тәкъдимен әти-әниләр дә күтәреп ала. Җырлар өйрәнеп, концертларда чыгыш ясауда, район күләмендә үткәрелүче чараларда катнашуда, хәтта концерт костюмнары булдыруда әти-әниләр бер каршылыксыз ярдәм итәләр.
6 малай, 2 кыздан торган «Шатлык» ансамбленең ирешкән уңышлары да аз түгел. Мәсәлән, бер ел эчендә алар «Весенние выкрутасы» халыкара яшьләр һәм балалар иҗаты конкурс-фестивалендә III дәрәҗә лауреат булуга ирешәләр, «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә исә II урын лауреат исеменә лаек булалар, «Ватан» республикакүләм V халык иҗаты конкурсында Дипломант булып, җиңү яулап кайталар. 2011нче елның уңышлары янәшәсенә Чепьяда декабрь аенда үткән «Созвездие - Йолдызлык» республика буенча җиңү яулаган балалар катнашындагы зур концертта чыгыш ясап, районыбыз данын яклаулары өчен район башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүләрен дә өстәргә кирәк.
Балада табигатьтән бирелгән сәләтне вакытында күреп алып, аны үстерү өстендә эшләү буенча Фәридә Фәрит кызы Гарәфетдинованың бу өлкәдә 20 еллык тәҗрибәсе бар. Сәнгатькә, иҗатка гашыйк мөгаллимә сәнгать мәктәбендә фортепиано, вокал, хор дәресләре алып бара. Ул «Агымсу» вокаль ансамбле солисты буларак та тамашачыга таныш. Район күләмендә уза торган чараларда актив катнашуда, укучыларын төрле иҗади фестиваль бәйгеләргә әзерләүдә дә аның тырышлыгы, кергән хезмәте гаять зур. Укучылары арасында композитор Сара Садыйкова исемендәге яшь башкаручыларның «Калфаклы сандугач» бәйгесендә җиңү яулаган Эльвина Сәләхетдинова кебек талантлар да булу аның горурлыгы!
Хәзерге заманда, гадәттә, яшьләрнең бозыла баруы, җинаятьчелек юлына басуы һәм ялкаулыгы турында еш телгә алалар. Ә бит арада тормышта үз юлын табарга һәм балачак хыялларын тормышка ашыру максатыннан, сәләтләрен үстерергә теләүче балалар һәм яшьләр дә шактый очрый. Аларның бер өлеше сәнгатькә гашыйк булса, икенчеләре спортны үз итә. Балага яшьтән үк дөрес тәрбия биреп аның киләчәген күзаллау әти-әнинең, өлкәннәрнең һәм остазларының өметен аклый.

Рәсемдә: Рүзәл Зыятдинов, Булат Гарипов, Илүзә Нигъмәтҗанова, Әдел Ибраһимов, Гадел Гарәфетдинов, Ландыш Хөсәенова, Рәмзил Әүбакиров, Ирек Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250