Смәелдә балалар һәм әтиләр көч сынашты (фото)
Кичәне балалар әзерләгән музыкаль номерлар бизәде.
Смәел авыл китапханәсе урта мәктәп белән берлектә «Әтиләр сүзе – акылның үзе» девизы астында «Ягез әле әтиләр һәм лаеклы алмашлар» бәйрәм кичәсе интеллектуаль уен форматында үтте.
Уен форматында үтсә дә, чара бала-ата мөнәсәбәтләренә бәйләп эшләнгән. 6,7,8 нче сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләрдән торган командалар «Башваткыч», «Оча, оча сомолетлар оча», «Табарсыңмы меңнәр арасыннан?», «Әйтер сүзем бар», «Җир әйләнә сәяхәт» турларында белемнәренең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынадылар. Кичәне балалар әзерләгән музыкаль номерлар бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев