Смәелдә яшьләр белән «Кызыклы дәрес – фән!» чарасы үткән (фото)
Смәел талантлы, актив, һөнәрле яшьләргә бай.
Смәел авылы китапханәсендә «Советлар Союзы Герое Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе» белән берлектә Татарстанда 2024нче ел Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан, яшьләр белән «Кызыклы дәрес – фән!» чарасы үткән.
Смәел талантлы, актив, һөнәрле яшьләргә бай. Кичәнең беренче өлешендә шундый тырыш яшьләребезнең берсе- Казан медицина көллияте студенты, «Профессионалы-2024» Бөренроссия чемпионатының республика һәм региональ этабының алтын медале иясе Алсинә Илсур кызы Хаҗиева белән әңгәмә корганнар.
Алсинә студент тормышы, «Профессионалы-2024» чемпионатына ничек әзерләнүе һәм җиңү өчен куйган тырышлыклары хакында сөйләгән. Озакламый үзләре дә студент тормышына аяк басачак яшьләргә теләкләрен җиткергән.
«Кичәбезнең икенче өлешендә яшьләребез командаларга бүленеп фәнни сорау, биремнәрдән торган: «Башта вулкан», «Белем аукционы», «Алгоритм», «Спринт» турларында белемнәрен сынадылар. Чибәр, булдыклы яшьләребезгә тормышларында үзләрен, якыннарын куандырырлык ачышлар насыйп булуын телибез!» дип хәбәр итә китапзанәсе Гөлфинә Әхмәдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев