Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Смәеллеләр матур башлангыч күрсәтте (+фоторепортаж)

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән авыл җирлекләре арасында районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесендә Смәел үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясадылар.

Тарихны барлау, туган якка, аның эшчән халкына мәдхия җырлау, татар халык милли ашлары һәм үлән чәйләре белән сыйлау, авылыбызның оста куллары эшләгән кул эшләре, үткән һәм бүгенге чор тарихы - болар барысы да шушы чарада урын алган иде. Зур рәхмәт кул эшләрен, тарихи материалларны туплаган Лилия Нәбиевага, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә ике көн буе милли камыр ризыкларыбызны әзерләүче уңган-булган ясле-бакча кызларына һәм җитәкчеләре Рәсилә Илгизовнага. Рәхмәтнең иң олысы үзешчәннәрне туплап, искиткеч биюләр әзерләп, сценарий язып концерт оештырган мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Гайнановага, ихлас ярдәмнәре өчен җәмгыять директоры Илһам Мансуровичка. Бар эшләрен, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп чын күңелдән җыр-моң дәрьясында йөзгән, дәртле биюләре белән тамашачыны рухландырган авылыбыз егет- кызларына, шулай ук мәктәптә эшләүче Шөңшеңәр авылы егет-кызларына, мәктәп директоры Гөлсинә Мөнировнага, үзләренең милли җыр-биюләрен тамашачы хозурына тәкъдим иткән Сизнер авылы үзешчәннәренә һәм клуб мөдире Таисия Юрьевнага, исемнәре аталмыйча концертка көчләре кергән һәркемгә чын күңелдән ихлас рәхмәтләремне белдерәм.

Яңадан да шулай бергә булып, бердәм булып матур чаралар уздырырга язсын. Гаиләләребез имин, үзебез сәламәт, күңелебез тыныч булсын. Беркайчан да иҗат ялкыны сүнмәсен.
Гөлзидә Зәкиуллина
Смәел авыл җирлеге
башкарма комитеты урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250