Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СМУ өлкәннәре “Яшьлек” һәм “Ретро”га бүленә (+фоторепортаж)

"Факел" клубы хезмәткәрләре һәрбер бәйрәмне бик матур һәм үзенчәлекле итеп уздыра.

Менә Өлкәннәр көне дә биредә бик кызыклы итеп оештырылды һәм күтәренке рухта үткәрелде. Әлеге бәйрәм уңаеннан җырланган җырлар, сөйләнгән шигырьләр дә йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне айкап, күзләрдә яшьләр акты. Шөкер, әлеге яшьләр шатлыктан иде. Өлкәннәргә бу кичтә концерт кына карап утыру насыйп булмады, алар ике командага бүленеп, "Яшьлек" һәм "Ретро" исемнәре астында рәхәтләнеп күңел ачтылар. Катнашучылар өчен төрле сораулар һәм шаян биремнәр әзерләнгән иде. Әлеге бәйрәм чарасында катнашучылар СМУ микрорайонында бергә яшәп, гел чараларда бергә катнашып килгәнлектән, әлеге уенны да күтәренке рухта үткәреп чыктылар. Менә шулай "Факел"дагы гадәти генә чара да зур бәйрәмгә әйләнә, ә инде зур бәйрәмнәр онытылмаслык хатирәләр генә бүләк итеп калмыйча, әле тагын озак вакытлар күңел рәхәтлеге дә биреп тора.

Әдилә Гарипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: