Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СМУда бию бәйрәме узды

Бистәбезнең Төзүчеләр микрорайонында урнашкан балалар мәйданчыгында төрледән-төрле чаралар гел булып тора.

26 апрель көнне дә "Факел" клубы хезмәтчәннәре һәм түгәрәкләргә йөрүче балалар "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" девизы астында бию бәйрәме оештырдылар. Мәйданчыктагы музыка тавышы үзенә җәлеп итеп, кыска гына вакыт аралыгында мәйданчык балалар белән тулды. Бию бәйрәме балаларга музыкаль зарядка ясатып, уеннар уйнату белән үрелеп алып барылды.

Түгәрәкләргә йөрүче кызлар «Факел» клубында өйрәнгән биюләрен биеп күрсәттеләр. Әлеге клуб хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелүче һәр чара да бик матур бәйрәмгә әйләнә безнең өчен, чөнки алар һәр балага индивидуаль килеп эшли беләләр. Киләчәктә дә мәйданчыгыбыз берсеннән-берсе матур җырларга күмелер дигән теләктә калабыз. «Факел»ларның эшләрендә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250