Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СМУлар “Нәүрүз”не шау-гөр килеп озатты

Бүген Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында "Факел" клубы "Нәүрүз" бәйрәме оештырды. Чараны үзенчәлекле концерт номерлары ачып җибәрде.

"Факел"га йөреп шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәтеп, бәйрәмгә рәхим иткән Габдулла Тукай иҗаты каһарманнары белән "Нәүрүз"не тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Уеннар да озак көттермәде, аларда да балалар бик теләп катнашты. Җиңелсәләр дә борчылмадылар, чөнки клуб хезмәткәрләре берәүне дә бүләксез калдырмады. Әлеге бәйрәмгә балалар гына түгел, гаиләләр дә җәлеп ителде. Бергә-бергә ярышу бик күңелле икәнен күреп, баштарак оялып торган әти-әниләр дә мәйдан үзәгенә чыгып чын күңелдән ярышларга чумды. Шулай ук үзара җиңүчене дә билгеләделәр.
Иң җитез, өлгер гаилә булып Илһамия һәм Дилбәр Газизуллиналар танылды һәм төп бүләк - тортка лаек булдылар. Пневмомылтыктан атуда әтиләребез дә сынатмады, төгәллекләре өчен Грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Тәмле коймак исе, дәртле музыка тавышына мәйданчыкка бик күп халык җыелды. 3 сәгатькә якын дәвам иткән әлеге чарадан барыбыз да күтәренке кәефтә таралыштык. Афәрин "Факел" клубы хезмәткәрләренә. Тырышлыкларыгыз өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә Сездән шундый матур бәйрәмнәр көтеп калабыз.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250