Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

СМУның иң моңлы йорты ачыкланды (фото)

Ниһаять, җомга кичендә Төзүчеләр урамында яшәүчеләр арасында "Караокэ-бәйге" җиңүчеләре ачыкланды.

Финалда 1 һәм 7нче йорттагылар берләшеп катнашты, аларның көндәшләре 3 һәм 8нче йортларда яшәүчеләр иде. Шулай ук "Факел" клубында әлеге уенны яратып өлгергән җанатарлар да җыелган иде.

Финалда катнашучыларга авыррак биремнәр үтәргә туры килде. Татар җырларын һәм мультфильмнарда кулланган музыкаларны танып белүдән тыш, бик авыр сорауларга дөрес җавап табарга да, үзеңдәге актерлык осталыгын күрсәтергә дә, биюдә дә сынатмаска кирәк иде. Командалар бердәм булып, авыр биремнәрне җиңеп чыкты. "Факел"да һәрдаим уздырылып килүче чараларга йөреп ияләнгән СМУлылар үзләрен иркен тотып, әлеге чарада чын күңелдән җырлап-биеп күңел ачтылар. Конкурска нәтиҗә ясалганнан соң, 3нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр җиңүче булып танылды, икенче урында 1 һәм 7, ә өчтә - 8нче йортта яшәүчеләр. Һәрбер катнашучы истәлекле бүләкләргә лаек булды һәм рәхәтләнеп ял итеп, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250