Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сүндермәгез ана кояшын

Аналарның назлы җан җылысы Күзләрендә чагыла мөлдерәп. Һәр мизгелдә сорый кебек алар: «И багалмам, сиңа ни кирәк?» Кирәк булса бала хаҗәтенә Чыгарып салыр актык акчасын. Үстергәне игелексез булса, Ача алмас йөрәк ярасын. Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәләр, Яшь коелыр дымлы күзеннән. Бала хакын хаклап гомер үткән, Күпме авырлыкка түзелгән. Ана кадерен...

Аналарның назлы җан җылысы
Күзләрендә чагыла мөлдерәп.
Һәр мизгелдә сорый кебек алар:
«И багалмам, сиңа ни кирәк?»

Кирәк булса бала хаҗәтенә
Чыгарып салыр актык акчасын.
Үстергәне игелексез булса,
Ача алмас йөрәк ярасын.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәләр,
Яшь коелыр дымлы күзеннән.
Бала хакын хаклап гомер үткән,
Күпме авырлыкка түзелгән.

Ана кадерен башына кертми
Фәкать үзен сөйгән ваемсыз.
Аналарны иртә югалтмагыз,
Китек бәхет белән калырсыз.

Өйләр нурлы, ашлар җылы була
Фәкать ана назын сеңдереп.
Аналарга булган мәхәббәтне
Торсак иде һаман белдереп.

Кайгырту һәм кадер тойса гына
Тулы булыр ана шатлыгы.
Җил-давылга дучар итеп аны
Сүндермәгез йөрәк ялкынын.

Үзе кебек юмарт, ипле булып
Озайтыгыз гомер агышын!!!
Тормышыгыз гел дә көйле барыр,
Ишетсәгез ипле тавышын.

Фото: http://hochu.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250