Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәнгать мәктәбе Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт куйды (+фоторепортаж)

Район мәдәният үзәгендә сәнгать мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерты булды.

Җырлаткан, биеткән, елаткан һәм моңландырган бу концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хәер, әлеге коллективның һәр концерты мактауга лаек. Номерларның бер-берсен тулыландыруы дисеңме, тематиканы ачып бирүләре – һәммәсе дә тамашачы тарафыннан югары бәяләнде.

Чарага хәрби ветераннарны чакырулары да мактауга лаек. Залның алдагы рәтләрендә чараның күрке булып утырган ветераннарыбыз үзләрен шулай хөрмәтләгәнгә ихластан куанды. Концерт тәмамлангач котлау һәм рәхмәт сүзләре белән сәхнәгә күтәрелгән район әфганчылар союзы рәисе Дилүс Гатиятуллин, район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин коллективка рәхмәт әйтеп, киләчәктә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев