Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шодада лаеклы ялга китүчеләр өчен “Урыныгыз булсын гел түрдә” дип исемләнгән зур бәйрәм оештырдылар (фото)

Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде.

Азат Дәүләтшин, Ләлә Хәбибуллина, Рафаэль Хәбибуллин, Флера һәм Зиннәтулла Әгъзамовлар, Илһамия Йосыпова хөрмәтенә бу көнне иң изге теләкләр әйтелде.

Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде. Җирле җитәкчеләр дә һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге матур гадәт Шода авылында бик күптәннән яшәп килә. Һәр елны февраль аенда лаеклы ялга китүчеләр өчен матур чара оештырыла. Чараның максаты яшәлгән еллар, башкарган эшләргә беркадәр нәтиҗә ясау гына түгел, ә хезмәтләре белән макталган әлеге авылдашларны яшь буынга үрнәк итеп күрсәтү.

Әлбәттә, бер генә чара да җыр-моңсыз үтми. Бәйрәм сәхнәсендә бу көнне иң матур җырлар яңгырады, юбилярлар хөрмәтенә иң дәртле биюләр сәхнәгә куелды, үзәкләргә үтеп керерлек шигырьләр укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев