Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Соңга калма

Илмира Кузьмина: Күңел түреннән чыккан шигырьләрем әниләргә бүләк.

Соңга калма

Ана күңеле балада –
Көн кебек ачык төсле.
Бала күңеле далада –
Аңлатыгыз бу хисне.

Күңел җылысын балага
Бирә ана йөрәге.
Юллар чакырса далага –
Юк ананың кирәге.

Ана күңеле сызлана,
Яна баласы өчен.
Бала күңеле бозлана,
Эретергә юк көче.

Тукта әле, әй, син, бала!
Киң, бик киң бит ул дала.
Көтәдер сине дә анаң.
Гомеркәе әз кала.

Күкрәк сөтләрен имезеп,
Сине дә баккан анаң.
Соңга калма, дала гизеп,
Үкенерсең бит, балам.

 

Сез булганга

«Әни» дигән матур сүзне
Бала тапкан, аны баккан
Ана кеше генә татый.
Сезгә булган кайнар сүзләр,
Җылы караш, алсу йөзләр –
Сезне бүген бар да мактый.

Балаң сиңа «Әнкәй» дисә,
Күз карашы белән сөйсә
Күңелләргә була рәхәт.
Күзләреңә генә карап
Җылы сүзләр белән назлап
Йөрәкләргә бирә сихәт.

Бүген сезнең олы  бәйрәм,
Чәчәкләрдәй бәйләм-бәйләм
Без әйтәбез сезгә рәхмәт!

Сез яшисез безнең өчен,
Сез бирәсез яшәү көче,
Сез булганга тормыш рәхәт!


*   *   *

Зинһар  өчен,  әни,  син  моңланма,
Күз  яшьләрең  түкмә,  кирәкми.
«Гомер  узды»  дип  авыр  сулама.
Узган  гомер  сиңа  терәк  бит.

Истәлекләр  белән  яши  күңелең.
Яшьлек  чагың  сиңа  кайтаваз.
Онытырга  аны  мөмкин  түгелен
Исләреңә  төшерә  килгән  яз.

Үткәннәрне  назлап  син сагынасың...
Ходай  бирсен  олы  сабырлык!
Һәр  яшәгән  көнең  булсын  тагын
Йөрәгеңә  үтеп  калырлык!

 

Рәнҗергә  юк  хакыбыз

Әнкәй  мине  бик  авырдан  тапкан,
Ак  биләүгә  мине  биләгән.
Ак  биләүгә  мине  биләгәндә,
«Бәхетле  бул,  балам!»  ахры димәгән.

Әнкәй  теләкләре  кабул  була,
Каргышы  да  була  бик  яман.
Әллә  чын  күңелдән  әйтелмәгәч,
Теләкләре  кабул  булмаган?

Әллә   көткән  бала  булып тумаганга,
Үзе  дә  сизми  мине  каргаган?
Әллә  бәхет,  хөрмәт  күрмәгәнгә,
Йомшак  сүзләр  миңа  тапмаган?

Ходай  кушкан  безгә  шулай бергә
Тормыш  юлын  ярып  барырга.
Авыр  йөктән  сыгылып егылмаска,
Бирешмәскә  җил  һәм  давылга.

Әнкәйләргә  бер  дә  рәнҗеп булмый,
Безнең аңа  юк  бит  хакыбыз.
Әнкәйләрнең  изге  догаларын
Йөрәкләрдә  мәңге  саклыйбыз...
Рәнҗергә  һич  юк  хакыбыз!

 

Илмира Кузьмина

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне Шигырьләр