Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сокландык та, горурландык та, уйландык та. Сүз кемнәр хакында дисезме? (+фото)

Яшьләребез матурлар, талантлылар, аларга карап сокландык та, горурландык та, уйландык та.

Яңгул  һәм Норма сәхнәләрендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары чыгыш ясаганга инде берничә атна узса да, әле дә булса концерттан алган хис-кичерешләр белән яшим.

– Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстанның  шәһәр һәм районнарында республика программасы кысаларында төзелгән яңа мәдәният йортларына концертлар белән чыктык, – дип билгеләп үтте конферансье егет концерт башланганда.

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасын, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарындагы кебек, Балтач та колач җәеп каршы алды. Иң элек Яңгул, соңрак Норма мәдәният йортында фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары чыгыш ясады, егет-кызлар хореография, вокал һәм конферансье номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында районыбызның яшь җырчы-биючеләре булуы да икеләтә куанычлы булды.

Яшьләребез матурлар, талантлылар, аларга карап сокландык та, горурландык та, уйландык та. Ул булмасын заманча җырлар, халык җырлары – һәрберсе шул кадәр югары дәрәҗәдә башкарылды. Биючеләрнең хәрәкәтләренә хәтта күзләр дә иярмәде. Тамашачы да алкышларны жәлләмәде. Ни генә дисәң дә, мондый югарылыктагы концертлар авылларга көндәлек килми бит. Шунысы сөенечле, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза торган гала-концерт форматында узган әлеге концертны кунаклар гына түгел, ә барлык тамашачылар да карау бәхетенә иреште.

“Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сәхнә тормышы белән яшәүчеләр, киләчәген сәнгать белән бәйләргә теләүчеләргә менә дигән мөмкинлек булуы бүген беркемгә дә сер түгел. 18 ел дәвамында биредә күпме егет-кыз канат ныгыткан, күпләре бүген сәнгать дөньясына ныклы адымнар белән кереп бара. Концерт барышында без татар эстарадасының яшь йолдызлары белән дә очраштык. Алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган, инде күп еллар дәвамында “Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашып, матур дәрәҗәләргә ирешкән үзебезнекеләр – “Зәлидә” дуэты (Илидә Җәләлиева һәм Зәлия Әүбәкирова), “Шатлык” ансамбле, “Восторг” (рәсемдә) һәм “ЭРА” бию коллективлары өчен дә зур горурлык хисләре кичердек.

P.S. Концертлар башланганчы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге белгечләр Балтач мәдәният үзәгендә сәнгатькә битараф булмаган яшь җырчылыр, биючеләр, нәфис сүз осталары өчен мастер-класслар да уздырды. Файдалы һәм гаҗәеп дәрәҗәдә үтемле булган әлеге дәресләрдән укучылар да, аларның остазлары да тәҗрибә туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев