Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сокланырлык...

Меңнәрчә китап- журналлар белән бик күп рухи байлык туплап, берсеннән- берсе матур эчтәлекле кичәләре белән районыбыз халкын үзенә тартып торган район үзәк китапханәсе капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.

Бирегә даими йөрүче әдәбият сөючеләр бу матур үзгәрешләргә хәйран  калып, сөенеп туймыйлар. Югыйсә, шактый озакка сузылган ремонт вакытында да китапханә эшчәнлеген туктатмады, бик кыен шартларда да байтак чаралар уздырды.Ә инде ремонт төгәлләнә башлагач, 118 мең китап фондын барлап, чистартып, заманча куелган китап киштәләренә барлык таләпләргә туры китереп урнаштыру өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре айлар дәвамында армый- талмый эшләделәр. Менә шулай күмәк тырышлык белән искиткеч затлы, зәвыклы, замана китапханәсе, бик мөһим мәдәният учагына әверелде. Укучыга бик зур уңайлыклар тудырылган, төрле тематик күргәзмәләр белән баетылган китапханәгә китап укучылар бик теләп йөри. Ел башыннан яңа китаплар да шактый кайтты. Фойедагы китап витринасы барыбызны да үзенә тартып тора. Витринадагы күргәзмәләрдә районыбыз казанышлары, китапханә тарихы, якташларыбызның яңа дөнья күргән китаплары, районыбыз үсешенә бәя бирүче мәгълүматлар белән танышканнан соң, туган ягыбыз өчен горурлану хисе кичерәсең. Әлбәттә инде монда тәҗрибәле,эшлекле,тынгысыз, китапханәләр директоры Резида Зарипованың һөнәри осталыгы, оештыру сәләте ярылып ята. Ә ул үз чиратында гаять күләмле, мәшәкатьле ремонт эшләре һәм китапханәне җиһазлау өчен бәяләп бетергесез зур көч куйган районыбыз җитәкчелегенә, “Водстрой” оешмасына ихлас рәхмәтен белдереп, безнен фикеребезгә юнәлеш бирә.

Фәридә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев