Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Солдат анасына мәдхия

Улың үсеп, егет булып җиткәч, Тиеш армиягә барасы. Бәгыреңнән өзеп җибәрәсең, Сабыр ла син, солдат анасы.

Улың үсеп, егет булып җиткәч,
Тиеш армиягә барасы.
Бәгыреңнән өзеп җибәрәсең,
Сабыр ла син, солдат анасы.
Унике ай шактый озак уза,
Күз яшьләрен бары ай күрә.
Күңелдәге  сагыну бураннарын
Солдат анасы гына кичерә.
Аңлыйсың да кебек: шулай кирәк,
Хезмәт итү – егет бурычы.
Тик күңелгә әмер  биреп булмый,
Балаң  читтә – авыр шунысы.
Беркемгә дә берни сиздермисең,
Батыр да син, солдат анасы.
Улың читтә, унике ай читтә
Түзем дә син, солдат анасы.
Үтәр көннәр, айлар, ел да үтәр,
Тик исән –сау булсын баласы.
Түзем, сабыр, батыр булган өчен,
Дан сиңа, дан, Солдат анасы.


    

Улыма
(хәзерге вакытта хәрби хезмәтен үтәүче улым Илмирга багышлана)
Улым минем – йөрәк җимешем,
Горурлыгым минем, бәхетем.
Бүгенгә син бездән еракта,
Сагынабыз, балам-бәгырем.
Ир-егетнең бурычы –илне саклау,
“Качып калыйм аннан”, - димәдең.
Авырмыйча, җиңеллекләр белән
Тыныч үтсен солдат хезмәтең.
Без һәрчакта синең белән, улым,
Күңелләрдә чиксез горурлык:
Илгә нинди егет үстергәнмен
Авырлыкларга каршы торырлык
Балакаем, еллар имин булсын.
Яңа елны көтә күңелләр.
Декабрь дә хәзер килеп җитәр,
Сөенечле узсын бу көннәр.

Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы,

Балтач районы Нөнәгәр авылы.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь солдат анасы