Сорнай басуларында моң агыла (фото)
Кече Лызи авылы мәдәният йорты артистлары составындагы агитбригада концерт программасы белән "Сорнай" хуҗалыгы кырларында булды.
Шушы көннәрдә Кече Лызи авылы мәдәният йорты артистлары составындагы агитбригада әгъзалары механизаторлар төшке ялга туктаган вакытта алар алдында чыгыш ясады. Әлеге төркем, нигездә, күмәк хуҗалык басуында эшләүчеләргә хезмәтләрендә уңышлар теләп, күңелле ял оештырды. "Сорнай" җәмгыяте механизаторлары һәм аларга ярдәм итүчеләр дәртле җырлар тыңлап, мондый чарадан канәгать булып янә эшкә кузгалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев