Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Сосна артистлары Камалныкыларга биргесез" (+фото)

Сосна үзешчәннәре Зөлфәт Хәкимнең "Искән җилләр көенә" музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. 

Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте. Үзешчәннәр генә булсалар да, Камал артистларына биргесез безнекеләр, дип таралышты халык. Рольләрне зур осталык белән башкарган Люция һәм Әмир Зәйнуллиннар, Гүзәл Габдрахманова, Илһам Закиров, Рилия Рамазанова, Гөлнара Ганиева, Рәмис Кәлимуллин, Инсаф Ибраһимов һәм Илнар Вәлиевны тамашачы озак алкышлады.

– Залда тамашачы бик күп иде, утырырга урын калмагач, кире кайтып китүчеләр дә булды. Спектакльне күрми калучылар өчен 10 март көнне 19.00 сәгатьтә кабатлап куябыз. Спектакльдә уйнаучыларыбызга һәм сәхнәгә куярга олы хезмәтен керткән Гүзәлебезгә рәхмәтебезне ирештерәбез. Һәрберсенә бетмәс-төкәнмәс бәхет, шатлык, озын гомер телибез, – ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль