Сосна студентлары тулы заллар җыя (+фоторепортаж)
Виртуаль заманага ияреп, техника челтәре артыннан, аң-зиһеннәре чуалган, хәзерге XXI гасыр яшьләрен, мәдәният йортларына тарту елдан-ел авырлаша бара дигән сүзләр, безнең Сосна авылы яшьләренә кагылмый. Әйе. Бу сүзләрнеңн чынлыгын, 11 февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында, студентлар концертын караган һәркем раслый ала.
Инсаф Ибрагимов, Илмир Зәйнуллин, Лилия Закирова, Нәргизә Зиятдинова, Азат Фәйзрахманов, Илназ Габидуллин, Инзилә Ибраһимова, Илүзә Ибраһимова, Рәмис Ганиев (яшь баянчыбыз), Зөһрә Сабитова, Энже Макамбаева, Фәния Әхмадуллина, Гүзәл Габдрахманова, Азалия Шамилова, Алинә Хәйруллина һәм «Зөбәрҗәт» бию коллективы кызлары үзеләренең моңлы жырлары, дәртле биюләре, бүгенге тормышны чагылдырган нәфис сүзләре, матур юморлары белән авыл халкына чын мәгънәсендә бәйрәм ясап, ял иттерде. Сезгә Сосна авылы халкы һәм мәдәният йорты коллективы исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезнең барчагызга да язгы кояшнын җылылыгын, җәйләрнең матурлыгын, кышларның аклыгын, көзләрнең муллыгын телим. Һәрбарчагызның да теләкләре кабул булсын, йөргән юлларыгыз ак, күңелләрегез пакь булуын телим. Сәламәтлек беркайчан ташламасын. Бу концертыбыз соңгысы булмасын, ә яңа үрләрнең башлангычы гына булсын диясем килә.
«Авыл жирлегендә мәдәният йорты гомер-гомергә тәрбия чарасы булып торса да, бүгенге көндә кичәләр, концертлар, спектакльләр карарга йөрүчеләр сирәгәя бара», диләр, әмма безнең авыл гына түгел.
Гөлнара Закирова,
Сосна мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев