Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Соснада талантларны барладылар (+фоторепортаж)

Узган атнада Сосна мәдәният йорты гөрләп торды, чөнки ел саен үткәрелә торган мәктәпнең «Иҗат отчёты» булды.

Иҗат отчёты ул - еллык эшкә нәтиҗә ясау, алдынгыларны хөрмәтләү, балачак бәйрәме, сәнгать бәйрәме, талантлар парады. Ә безнең мәктәптә талантлар бик күп. Концерт укучыларны тәбрикләү һәм концерт номерлары белән аралаштырып барылды.
Мәктәп еллары кеше тормышының иң гүзәл, кабатланмас мизгелләре. Күпме генә гомер үтсә дә, һәркем туган мәктәбен, яраткан укытучыларын, классташларын сагынадыр. Быелгы 2016 - 2017нче уку елы да шундый кабатланмас матур елларның берсе булып күңелгә кереп калсын иде. Бу уку елында мәктәптә 83 укучы белем алды. 9 укучы «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Сәхнәгә уку алдынгылары чыкты, аларга мәктәпнең Мактау кәгазе тапшырылды.
1. Мәрданова Дилбәр - 2класс
2. Әскәров Дилүс - 3 класс
3. Нуриева Әдилә - 4 класс
4. Фәйзрахманова Алия - 5 класс
5. Ганиев Рәсүл - 6 класс
6. Хәйруллин Булат - 6 класс
7. Әскәров Фәнүс - 7 класс
8. Гомәрова Зөһрә - 8 класс
9. Гыйбадуллина Инзилә - 9 класс
Уку елы башыннан безнең укучыларыбыз олимпиадага әзерләнә башлыйлар. Башта ул мәктәптә үтә, ә аннары укучыларыбыз район турында катнашалар. Бу уку елында уңышларыбыз да мактанырлык. Барысы 12 призлы урыныбыз бар. Район күләмендә укучы зур уңышка ирешкән икән, димәк ул тырыш, хәзерлекле. Аның янәшәсендә белемен һәм көчен аямаган укытучысы, бала өчен ут йотып торучы әти-әнисе бар. Олимпиадада урын алган укучылар һәм укытучылар сәхнәгә чакырылды, рәхмәт белдерелде.
1. Гомәрова Зөһрә - физкультура буенча республика күләмендә - призер, муниципаль этапта - җиңүче, укытучысы Габдрахманов Фәнил Сәлимович, Татарстан тарихы - призер, укытучысы Кәбирова Алсу Рашитовна.
2. Әскәров Фәнүс - геология - җиңүче, укытучысы Зәйнуллин Әмир Мөнирович , математика - призер, укытучысы Нуриева Гүзәл Фәрхатовна, физика - призер, укытучысы Котдусов Гамил Ханнанович, рус теле - призер, укытучысы - Садикова Альбина Рашитовна.
3. Хәйруллина Азалия - татар әдәбияты - җиңүче, татар теле - призер - укытучысы Вәлиева Гүзәлия Фатыйховна.
4. Ибраһимова Фазиля - татар теле - җиңүче, укытучысы Зәйнуллина Люция Гаптрәүфовна.
5. Садыйков Данил - җәмгыять белеме - призер, укытучысы Кәбирова Алсу Рашитовна.
6. Әскәров Дилүс - математика - җиңүче, укытучысы Галипова Гадилә Тәлгатовна.
7. Галимова Динә - рус теле - җиңүче, укытучысы Галипова Гадилә Тәлгатовна.
Ел дәвамында укучыларыбыз республика, район күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Сәхнәгә шулай ук призлы урын алган укучыларыбыз чыкты. Алар барысы 26 укучы иде. Гамил Ханнанович бу укучыларга, аларның җитәкчеләре - укытучыларга рәхмәтен белдерде, бүләкләр тапшырды.
Безнең укучыларыбыз спортны бик яраталар, спорт ярышларында актив катнашалар. Яуланган призлы урыннарын санап бетерерлек түгел. Сәхнәгә призлы урын яулаган 18 укучы укучы һәм 1 урын яулаган командаларның капитаннары чыкты. Аларга да бүләкләр тапшырылды. Уку елы ахырында мәктәбебездә иң яхшы спортсмен кызны һәм егетне билгелибез. Бу уку елында да без бу традициягә тугры калдык. 2016-2017 нче уку елының иң яхшы спортсменнарын сәхнә түренә чакырып, грамота һәм медальләр тапшырылды.
1 урын Гомәрова Зөһрә, Хәбибуллин Наил
2 урын Ганиева Алия, Ситдиков Сәйдәш
3 урын Вәлиева Лилия, Галлямов Алмаз
Безнең укытучыларыбыз белем бирү белән беррәттән республика, район күләмендә үткәрелүче төрле конкурсларда катнашырга да вакыт табалар. Призлы урыннар яулыйлар. Бу укытучылар да сәхнәдән укылып китте, аларга алдагы эшләрендә уңышлар теләнде.
Менә берничә ел инде мәктәптә укучыларга авылдашыбыз техник фәннәр докторы, академик, Татарстан Фәннәр академиясе президенты булып эшләгән Әхмәт Мәзһар улы Мәзһаров премиясе бирелеп килә. Бу премия физика-математика, химия-биология фәннәрен иң яхшы үзләштерүче укучыларга һәм иң яхшы спортчыларга тапшырыла. Бу уку елында әлеге бүләкләрне Әскәров Фәнүс, Гибадуллина Инзилә, Садиков Данил, Гомәрова Зөһрә, Хәбибуллин Наил алдылар.
Сосна балаларының иҗат отчётының азагына якынлашканы сизелмичә дә калды. Сәхнәбездә никадәрле яна исемнәр ишетелде, күпме йолдызлар балкыды. Сәхнәгә бик күп укучылар чыкты. Искиткеч концерт номерлары куелды. 83 укучы да бу концертта катнашты. Аларны үзебезнең класс җитәкчеләребез, укытучыларыбыз әзерләде.
Әлеге концертка көче кергән һәр укучыга, укытучыларга, әти-әниләргә, матди яктан ярдәм иткән "Сосна" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Ситдыйков Фирдәүс Габдулла улына, кулга-кул тотышып эшләгән мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250