Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Спектакльләрне хәзер Әтнәгә барып карыйбыз

Артистлар шулкадәр тормышчан итеп уйнадылар...

Нинди генә очракта да тормыш дәвам итә. Мәдәният тә алга бара, сәнгатьтә дә тукталыш юк. Вирус күңелләрне төшерсә дә, бик күп югалтуларга дучар итсә дә,  ничек тә яшәргә, эшләргә, алга барырга кирәк. Сугыш чорында да бит дошман явыннан курыкмый җырлаганнар, биегәннәр, спектакльләр уйнаганнар. Авыл кешесенә эш белән спектакль караулар бик эләкми дә торгандыр, әмма оештыра белгәннәргә гаять тә яхшы, тәрбияви гамәл бу. Безнең “Татмедиа” җәмгыяте дә үзенең хезмәткәрләрен мәдәнияткә тагын да ныграк тарту ниятеннән спектакльләргә баруны оештыра. Әниләр көне тирәсендә Әтнә татар дәүләт драма театрына барып, Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” драмасын карап кайттык. Искиткеч әсәр, артистлар шулкадәр тормышчан итеп уйнадылар, сагышлы комедия күз яшьләренә әверелде. Биредә коллегабыз Марат Хәбибуллин да уйный. Журналист кеше булгангамы икән, аның уйнавы аеруча да нык әсир итә. Гыйбрәтле, мәгънәле спектакльләргә бушлай баруны оештырган “Татмедиа”безгә зур рәхмәт. Әле тагын барабыз, насыйп булса, инде 17  декабрьгә чакырдылар, монысы Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” драмасы булачак. Сез дә барыгыз, дуслар! Билетларны интернет аша алып була дип беләбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулҗпоход