Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Спорт һәм без”

Чепья урта мәктәбе, 1нче сыйныф укучыларының шигырьләре.

***
Физкультура дәресенә
Сөенеп керәм.
Сәламәтлеккә файдалы
Икәнен беләм.
Иртәнге зарядканы
Ясыйм һәркөндә.
Спортны якын итәргә
Кирәк һәркемгә.
Минһаҗева Зөһрә.
***
Мин бик кечкенә әле,
Беренчене бетерәм.
Үскәч кем буласымны
Күз алдына китерәм.
Футболчы булырга,дип,
Кечкенәдән уйладым.
Спортны яратам мин,
Шуңа аны сайладым.
Сәләхетдинов Адел.
***
Спорт һәркем өчен кирәк,
Спортсыз яшәү кыен.
Дәрестән соң бергәләшеп,
Уйныйбыз төрле уен.
Тәнәфестә спортзалга
Йөрибез без бергәләп.
Йөгерәбез,куышабыз,
Туп тибәбез бергәләп.
Чаңгыда да шуам әле,
Саф һавада бик рәхәт.
Физкультура дәресе өчен
Физрук абыйга рәхмәт.
Мотыйгуллина Элвина.
***
Спорты бик яратам мин,
Кышын хоккей уйныймын.
Ә җәйләрен футбол уйнап,
Чыныгырга уйлыймын.
Туктаров Арсений.
***
Мин спортны яратам,
Ул миңа бик тә кирәк.
Чыныгып үсәр өчен
Спорт безгә бик зур терәк.
Турникта тартылам мин,
Зур булып үсәр өчен.
Спорт белән шөгыльләнәм
Кызганмый бөтен көчем.
Садыйков Илназ.
***
Беренче сыйныфта ук
Төшендем һәммәсенә.
Спортны яратырга,дип,
Сүз бирдем мин үземә.
Спорт минем чын дустым
Булачагын аңлыйм мин.
Спорт уеннарының
Берсен дә калдырмыйм мин.
Прокопьева Зәринә.
Фото: http://flashnord.com/news/shestiklassnica-skonchalas-na-uroke-fizkultury-v-lenoblasti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250