Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Спорт һәм күңел ачу чаралары сезне көтә!

Яңа ел бәйрәмнәрендә кая барырга белми аптырап йөрисезме? Спортны сөюче райондашларны шугалакларга, чаңгы трассасына дәшеп калабыз. Һич югы гаиләләрегез белән тауга барып чана шуа аласыз.

Ә инде җанатар, тамашачы гына булырга яратсагыз, сезне төрле спорт һәм күңел ачу чараларында көтеп калабыз.
6 гыйнвар - "Сабантуй" ял паркында чаңгы ярышлары, теркәлү сәгать 9да башлана.
6 гыйнвар - хоккей мәйданчыкларында район беренчелегенә Алтын алка клубы призы.

6 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 14.00 сәгатьтә һәм авылларда "Яңа елда гаиләм белән яңа кинога" дигән чара, гаиләләргә "Елки лохматые" дигән фильм тәкъдим итү.
6 гыйнвар - район мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә киносеанс.
7 гыйнвар - "Факел" клубында 20.00 сәгатьтә "Кемгә 35" дигән 90нчы еллар дискотекасы.
8 гыйнвар - "Балтач" ял паркында яшьләр өчен "Скай-кросс".
8 гыйнвар - "Балтач" ял паркында 17.00 сәгатьтә квест-уен.
8 гыйнвар - "Балтач " спорткомплексында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призына шахмат-шашка ярышлары.
8 гыйнвар - мәдәният йортларында киносеанслар.
9 гыйнвар - "Факел" клубында 16.00 сәгатьтә "Күңелле яңа ел" дигән мультфильмнар.
1-10 гыйнвар - "Форпост" үзәге хезмәткәрләренең 18.00-20.00 сәгатьләрдә рейд вакытлары.

1-10 гыйнвар - "Форпост" үзәгендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә "Форпост"чылар белән очрашу, спорт темасына сөйләшү.

10 гыйнвар - "Хыял" яшьләр үзәгендә Ф. Әхмәдиев призына көрәш ярышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250