Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәрдегәннең үз театры бар (+ фото)

Сәрдегән - кечкенә авыл. Әмма кечкенә булса да, эче төш кенә. Менә шул кечкенә авыл бердәм булып матур яшәп ята. Авылыбызның яшьләре, сәнгать җанлы өлкәннәре бик матур итеп бәйрәм саен концертлар куялар, театрлар өйрәнәләр, Сабантуйлар уздыралар.

Әле күптән түгел генә авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миннуллинның "Йөрәк маем" исемле комедиясе сәхнәгә куелды. Әлеге комедияне халык алдына чыгару өчен үзенең көчен, вакытын кызганмаган үзешчәннәребезгә зур рәхмәт. Спектакльдә икешәр бала тәрбияләүче әтиләр, әниләр дә, студентлар да, мәктәп укучылары да катнашты. Спектакльнең декорациясен ясау һәм сәхнәгә урнаштыру өчен авылыбыз егетләре бер дә иренмичә эшләделәр, хезмәтләре өчен аларга да рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә. Менә безнең артистларыбыз: Ләлә Хамматова, Гөлназ Бариева, Тәслимә Якупова, Рәкыя Хәйруллина, Икрам Каюмов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Фәридә Рахматуллина, Наилә Яппарова, Алсу Хамматова, Альфир Нафыйков. Аларга музыка белән ярдәм итүче Рамил Зыятдиновны әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Бездә бер бәйрәм дә Рамилдән башка узмый. Рәхмәт аңа. Спектакльдә сәхнәнең арты да бар бит әле, безнең артистларыбызга һәрвакыт көч биреп, ярдәм итеп торучы Эльмира Каюмовага да без рәхмәтле.
Безнең үзешчәннәребез әлеге спектальне Салавыч, Биктәш авылы халкына да тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын күршеләребез дә җылы кабул итте. Без, авыл халкы, үзешчәннәребезгә тагын да зуррак иҗади уңышлар теләп калабыз. Безне алга таба да матур театрлар белән шатландырсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250