Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәрдектә биеп-җырлап яшиләр

Сәрдек авылы халкы клуб мөдире булып эшләүче Рәйханә Низамова белән китапханәче Флюзия Лотфуллинаны мактап туя алмый. Бинасы иске, дип тормыйлар, төрледән-төрле кичәләр үткәреп кенә торалар биредә.

Сәрдектә "Ягез әле, егетләр", "Аулак өйләр", "Уңыш" бәйрәмнәре, дискотекалар һәр ел саен гөрләп уза, Яңа ел бәйрәмендә күңел ачарга теләүчеләр клубка сыймый. Клубта оста куллар, нәфис сүз, бию түгәрәкләре эшли.
- Актив авылдашлар булганда, теләсә нинди концерт, кичә оештыру берни түгел, - ди Рәйханә апа. - Китапханә мөдире Флюзия Лотфуллина белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшлибез.
- Китап яратучылар күп. Китапханәбезгә күпләп газета-журналлар да алдырабыз. Бар кеше дә яздыра алмый бит ул кадәрне өенә. Монда рәхәтләнеп укыйлар, - дип сүзгә кушыла Флюзия.
Менә шулай 49 хуҗалыгы булган Сәрдек авылы халкы кичләрен дә, көндезләрен дә клубка, китапханәгә рәхәтләнеп йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250