Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Субаш маскарадыннан баеп кайтканнар, Путин килгәнгәдер инде

Күп тә үтми, “үләм, тагын 1 центнер ашлык, бөтенесенә дә чыгып бетте”. Балтачына баеп кайтты киленбикә....

Субаш авылында маскарад гомер-гомергә күңелле булды. Быел маскалар күп булган дисәң, аз әле бу, бермә - бермә күп еллары бар иде диячәкләр. Ничек кенә киенмәгәннәр, җиренә җиткереп теккәннәр, фасонын китергәннәр. Рәсәй Президенты образына кадәр тудырганнар. Лотерея уеннары бик кызык барган. Бәйрәм барышында ук Субаш килене Айсылу яза: “ике лотереяга приз чыкты миңа, торт һәм биолан”, ди,  бераздан “ миңа тагын борчак чыкты, 5 килограмм”, дип хәбәр җибәрә, күп тә үтми, “үләм, тагын 1 центнер ашлык, бөтенесенә дә чыгып бетте”. Балтачына баеп кайтты киленбикә. Айсылуга кызыгып куйдым, юк, призларына  түгел, безнең авылда да клуб булса (Яңа Салавыч), без дә шулай авыл маскарадларын җылыда, яктыда тамаша кылыр идек, дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бал-маскарад