Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Субаш үзешчәннәре район сәхнәсен гөрләттеләр

28 март көнне район мәдәният үзәгендә Субаш авыл җирлегенең "И, туган як кичләре" дип исемләнгән смотр-концерты булды.

Субашлылар элек-электән сәнгатькә гашыйк халык. Аларның үзләренә генә хас яшәү һәм иҗат итү алымнары бар. Җирле халыкның бер өлешен керәшен татарлары алып торганга, гореф-гадәт, йолалар чагылышы тулырак һәм баерак тасвирланды. 80нче еллардагы популяр, моңлы җырлар белән башланган концерт кызганнан-кыза барды. Ретро җырларны заманчалары алмаштырды. Күмәк биюләрдәге җитез хәрәкәтләр күңелләрне җилкендерде. Бер-бер артлы сәхнәне яулаган яшь талантларның, үзешчән сәнгатьтә танылу алган егет-кызларның, нәфис сүз осталарының, хор, ансамбль, гармунчылар һәм курайчыларның чыгышларын тамашачы көчле алкышларга күмде. "Бәхетле сагыш" шигырьләр китабы авторы Лилия Гарифуллина башкаруындагы туган авылына багышлап күптән түгел иҗат ителгән "Мәңге яшә, Көшкәтбаш!" җырын аеруча да яратты.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда каргыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250