Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Субашлылар балаларга зур бүләк ясаган (+фоторепортаж)

Яңа ел үтте дә могҗизалар бетте дип әйтеп булмый. Чөнки яңа елның һәр көне ниндидер күңелле вакыйгасы белән истә кала.

Субаш авылының халык телендә Салам Пүчинкәсе дип аталып йөрүче урамында елның-елында бик матур гореф-гадәт яшәп килә.

Биредә яшәүчеләр бәйрәм алдыннан капка төпләрен бик матур итеп бизиләр һәм шуның ачылышын да матур итеп авылдашлары белән бәйрәм итәләр. Быел биредә тагын бер кабатланмас вакыйга булган, Яңа елның беренче көннәрендә үк балалар өчен махсус бәйрәм оештырганнар. Әлеге чара үзенә бик күп кенә бала-чаганы туплаган. Аны Валентина Иванова белән Людмила Хәкимовалар оештырган, бүләкләр дә мулдан булган, хәтта Кыш бабай да бу бәйрәмнән читтә кала алмаган. Балалар аңа шигырь, җыр, биюләр бүләк иткәннәр, ә Кыш бабай аларга үзенең баллы һәм тәмле күчтәнәчләрен өләшкән. Бәйрәм барышында онытылмаслык хис-кичерешләр туплаган малайлар һәм кызлар бу чараның дәвамлы булуын теләсә, сабыйларының күңелләрен күргән әти-әниләр оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп калалар.

Фото: Гәүһәр Николаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел