Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Субашлылар яңарыш кертте

Бәйге кысаларында Субаш мәдәният йортында да спектакль булды, драматург Раушан Шәрәфнең “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар”, дигән музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр.

Авыл үзешчәннәренең талантына, югалмас моңына, ихласлыгына тамашачы сокланып утырды. Шуңа күрә алкышлар да мулдан булды. Субаш субаш инде, халкы җырлы -моңлы, сәнгатьле, аларның сөйләм телләре дә, сәхнәләштерелгән кебек, җырлап тора. Мөхтәрәм жюри әлеге драма коллективының хезмәтен уңай бәяләгәндер дигән өметтә калыйк, бүгенге көн тормышын чагылдырган, авыл проблемасын яктырткан, халыкчанлыкны ачып биргән, милли җыр-биюләребезнең сакланышына игътибар юнәлткән, кыскасы, бәйге кысаларына яңарыш буларак килеп кергән музыкаль комедия яхшы баллга лаектыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр