Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Суда балыклар - ә сәхнәдә...

Түбән Сосна мәдәният йортында авылныӊ яшьләре тарафыннан Зөлфәт Хәкимнеӊ "Искән жилләр көенә" исемле музыкаль комедиясе куелды.

Әни ролендә- Гөлнара Ганиева, Петро - Әмир Зәйнуллин, Кифая - Люция Зәйнуллина, Стас- Илнар Вәлиев, Назыйм - Рәмис Кәлимуллин, Рафаэль - Илhам Закиров, Резедә - Рилия Рамазанова уйнады.Ә инде төп рольләргә килсәк: Рамай- Инсаф Ибраhимов hәм аның гашыйк  булган кызы Фәнисә ролендә Гүзәл Габдрахманова. Һәр "артист" үзенеӊ чын сәләтен, ныклы көчен куеп башкарды, әйтерсеӊ судагы балыклар инде!... Рамайныӊ үзәккә үтеп керә торган итеп җырлавы күпләрнеӊ кулъяулыгын чылатты. Армия сафларына барудан качып төрле сылтаулар эзләп йөрүчеләргә (андыйлар аз түгел) зур сабак булды. Тамаша көчле кул чабулар белән үрелеп барды, күпме халык рухый байлык жыеп өйләренә таралды...

Киләчәккә зур уӊышлар баглап, күп еллар Балтач рйпо системасында эшләп лаеклы ялга чыккан  Сәүбән абыегыз Габдрахманов,

Үрнәк поселогы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль