Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сөяркәләр: “Җиңел дисез мәллә безгә”

Сөяркә син, бары сөяркә, Ярыйсың син куак төпләрендә сөяргә. Мәгъмүрә Хөрмәтуллина.

Ә хәзер сөяркәләр авызыннан ишетелгән фикерләр турында:
Бу шигырьне укыгачтын
Әрнеде йөрәкләрем.
Шагыйрь уйлады инде
Бирдем дип кирәкләрен.
Ятсак та куак төбендә
Кеше күзеннән качып,
Магнит кебек тартылалар
Киләләр әле очып.
Хатыннары белән күрү
Җиңел түгел, әлбәттә, -
Тавыш чыгарасы килә
Очып барып кайчакта.
Шунда бер тының чыкса,
Ир бүтән килмәячәк.
Хатынына ул һчкайчан
Авыр сүз әйттермәячәк.
Җиңел дисез мәллә безгә
Кеше ирен ярату.
Кайчан гына качып-посып
Килеп китәр дип яту.
Сине назлап сөйсә дә,
Аңа хатыны якын.
Сине дә яратам дия
Аңламассың ир халкын.
***
Тукта дидең, туктап калдым,
Китмә, зинһар, кал, дидең.
Ул калудан кемгә файда,
Өмет өзелгән чакта.
Тукта дигәч туктасам да,
Калмый китеп барамын.
Күңел әрнүләре куа,
Юк минем бүтән чара.
***
Язлар сөю алып килә, диләр,
Тик сөюләр генә кайда соң?
Ихлас сөю алып килсен язлар,
Янулардан кемгә файда соң?
Өметсез һәм гамьсез язгы сөю
Җәйләргә дә калмый, сүрелә.
Ташкыннарга ияреп агып китә,
Ак кардай жеби, эрелә.
Мәхәббәттә язлар булалмый,
Шашкын хисләр генә йөгәнли.
Ярсып типкән йөрәк туктап кала
Гарьлегенә ул да түзалмый.
***
Чебеннәргә батты дөнья,
Һай тешлиләр, тилмертәләр.
Әкиятләргә батты дөнья,
Һай сөйлиләр, күпертәләр.
Тыз-быз килә чебен-черки,
Теңкәләргә тиеп безелди.
Нәрсә җитми адәм баласына,
Әрле-бирле йөренә, сүз эзли.
Тәмам гарык итте бу чебеннәр
Үтермичә тынгы күрмәссең.
Син адәмгә булмый кул күтәреп,
Гайбәтләрдән телең чиләнсен.
Фото: http://www.myjulia.ru/article/559731/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250