Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сөю бүләк итик

Күптән түгел Түбән Сәрдек авылы халкы «Әниләргә сөю бүләк итик» дип исемләнгән концертны тамаша кылырга җыелды.

Зал тулы авылдашлар сихри бәби тавышы белән башланган бу концертны ахырына кадәр бер сулыш белән күзәтте. Сәрдек мәктәп-бакча комплексы балалары һәм урта мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән бу ял кичәсен оештыруда мәдәният йорты җитәкчесе Рәйханә Рәхимҗановнаның зур тырышлыгы чагылды. Йөрәкләргә үтеп кергән бу бәйрәм киче күңелләрдә бары якты хатирәләр генә калдырды. Сәхнә түрендә иң нәни артистларны да күргәч, авылның әле киләчәге бар икәненә инандык. Безгә гомер бүләк иткән әнкәйләребезне бәйрәм көнне генә түгел, гел олыласак, кадерләсәк иде.
Якты дөньяга аваз салгач та ак биләүгә биләп, бишек җыры көйләп йоклаткан, һәрчак баласын кайгырткан әнкәйләребезне авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмасак, начар гамәлләр кылып үпкәләтмәсәк иде. Һәрбер әни баласының - йөрәк парәсенең, бәхетле, тәүфыйклы, игелекле булуын тели бит югыйсә. Яшәгән йортларында барлык уңайлыклары булып та, яхшы машиналарда җилдереп тә гомер бүләк иткән газизләрен картлар йортында яшәтүчеләр азмыни?! Туган йортта гаилә учагын саклаучы әниләребезнең җылы сүздән, назлы караштан, кадер-хөрмәттән дә күңелләре була. «Җәннәт - әниләрнең аяк астында» икәнен онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250