Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тагашурда терлекчеләр йорты җыр-моңга күмелгән

Мәдәният үзәгенең автоклуб оешмасы Тагашур авылы халкына концерт куйды.

Бәйрәм алды көннәрендә Балтач Мәдәният үзәге автоклуб оешмасы Тагашур авылы халкына концерт куеп кайтты. Бу автоклуб хезмәткәрләренең Тагашурга беренче барулары гына түгел. Биредә клуб юк, шуңа да мондый чаралар терлекчеләр йортында үтә икән.

- Өлкәннәр көнендә дә концерт белән булган идек биредә. Халык бик җылы кабул иткән иде. Инде бу очрашуыбыздан да күтәренке күңелләр белән кайттык. Авыл халкы бик актив, җыр-моң гашыйк, - ди оештыручыларның берсе Ләйсәрә Шәйхелмәрдәнова.

Римма Гәрәпшина, Ирек Хәкимуллин, Раннур Әүхәдиев, Евгения Михайлова башкаруындагы җырлар, Илмира Кузьминаның шигырьләрен тамашачы алкышларга күмгән. Моннан тыш, тамашачылар арасында күңелле уеннар да уйнатылган. Авыл халкы бистә артистларын зур рәхмәтләр әйтеп озатып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250