Талантлар бар һәм бик күп
Түбән Кенә авылы мәдәният йорты талантлы балалар өчен үз ишекләрен ачты. Биредә Римма Ибраһимова исемендәге «Талантларны барлар чак» районара ачык конкурс-фестивале булып узды.
Һәрбер бала үзенчә талантлы булуын бу чарада төрлечә күрсәтергә тырышты. Нәфис сүз сөйләүче балалар арасында сәнгатьле сөйләмнән кала, үз-үзләрен тотышлары, мимикалары белән аерылып торучылары да бар иде. Бигрәк тә Чепья мәктәбендә белем алучы Әдилә Рәхмәтуллина башкаруындагы «Сак-Сок» бәете таң калдырды. Арча районы Носы мәктәбе укучысы Алина Егорова да «Кәҗә белән Сарык» әкиятен оста башкарды. Шеңшеңәр мәктәбендә белем алучы Чулпан Нәҗипова чыгышы әсир итте.
Каушап, сүзләрен оныткан балалар да булды, тамашачы аларга да көчле алкышларын жәлләмәде. Конкурста үзләре язган шигырь белән чыгыш ясаучылар да аз түгел иде, аларга жюри әгъзалары югары балл куйды. Һәрбер чыгыштан соң балаларга сертификат һәм дисклы китап бүләк ителде.
Фестиваль балаларның талантын ачу, укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан үткәрелде.
Нәфис сүз номинациясендә Шеңшеңәр урта мәктәбеннән Чулпан Нәҗипова һәм композиторлар әсәрләре, татар халык җыры, вокаль ансамбль, фольклор (җырлы-биюле композиция) номинацияләре берләштерелеп, алар арасыннан Субаш мәктәбеннән Игорь Иванов Гран-прига лаек булдылар. Калган җиңүчеләребез дә бүләксез калмады. Көне буена сузылган әлеге конкурстан балалар шатлыклы хисләр белән таралышты, шул ук вакытта чыгышларыннан риза булмыйча, үз-үзләренә үпкәләүчеләр дә бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев