Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантлар барланды (+фоторепортаж)

Ноябрь башында «Талантлар Эзлибез" дигән конкурска старт бирелгән иде.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнашты. Катнашучылар "Вокал сәнгате"," Хореография" "Инструменталь жанр","Нәфис сүз" номинацияләрендә көч сынаштылар.

«Әниләр көне» алдыннан конкурсның йомгаклау концерты булды. Бу конкурсны без инде өченче ел уздырабыз, һәм ул матур традициягә әйләнеп бара һәм анда катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Бәйгедә яшьләр дә, олылар да катнашты. Конкурс катнашучыларның барысына да якты, уңай хисләр бүләк итте: конкурсантларга, оештыручыларга, жюри һәм, әлбәттә, инде башкаручыларны күзәткән тамашачыларга. Мондый очрашулар һәм танышулар алдагы көннәрдә икеләтә энергия белән эшләр өчен зур этәргеч көч, дәрт бирә, һәм моның өчен без барлык катнашучыларыбызга зур рәхмәт әйтәбез!

Илүзә Разыкова,
“Факел” клубы методисты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге