Тальяннан да йомшак, саф уен коралы юктыр
Тальянны кулга алып уйнаган вакытта гына да үзеңне сәхнәдә итеп хис итәсең.
Быел Алан авылы Сабан туенда мәйданда гармунчылар көй сузды. Аларның уйнаганыннан аерыласы да килмичә тыңлап утыручы бер мин генә булмадым, әлбәттә. Уйнап бетергәч, мәйданнан читкә чыгып, шунда да рәхәтләнеп милли көйләрне халык хозурына тәкъдим иттеләр. Алар уйнаганны сокланып карап тордым һәм үзләре белән дә таныштым. Өч гармунчының берсе – Наил абый Заһретдинов иде.
Наил Заһретдин улы Яңгулда туып-үсеп, 1970 елда Яр Чаллыга китеп төпләнгән райондашыбыз. Ике ел элек янәдән туган авылына яшәргә кайткан. Милли моңнар белән үткәргән яшьлек еллары, үзенә гашыйк итеп, төрле җиңүләр китергән тальян турында Наил абый сәгатьләр буе сөйләргә сәләтле. Әңгәмәдәшем белән аның балачагына кайтып, хәтер йомгагын сүттек...
– Безнең күршедә Нәҗип абый бар иде. Ул бер күзе сукыр, әсирлектә булган Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Анда күргәннәрен миңа да бик сөйли иде. Алты яшьләрдә шушы Нәҗип абый мине гармунда уйнарга өйрәтте. Бүгенге көндә аның Борнакта яшәүче оныгы да гармун уйный, бабайсыннан килгән шушы талантлы мавыгуны дәвам итә. Гармунда мин күрше бабайныкыннан уйнап өйрәндем, үземнекен булдыру теләге дә көчле иде. Без кечкенә чакта көтүгә чыгу бар иде, бигрәк тә ирләре сугышта һәлак булган апалар өчен чыга идем. Шунда әзрәк акча туплый алдым һәм 26 сумга ике рәтле гармун сатып алдым. Ул чакта инде мин тальянда да уйный белә идем.
Әтием Заһретдин белән әнием Хәнифә дә гармун тавышына гашыйк кешеләр иде. Әни бик матур итеп җырлый да иде әле. Шуңа да әти мине гел гармунга өйрәтергә тырышты. Алар да акча җыеп миңа бер гармун бүләк иттеләр, анда да бик әйбәт уйнарга өйрәндем.
Безнең чорда авылда гармунчылар юк иде, шуңа да мине кичке вечерларга чакыралар иде. Юкса, мәктәп баласы гына булсам да. Авылыбызга распределение буенча килгән яшь укытучылар башка балаларга кич чыгарга рөхсәт бирмәсәләр дә, син чык инде, син чыкмасаң бии алмыйбыз, вечер булмый, дип мине үзләре чакырып чыгаралар иде.
Авылда үзебезнең чордаш егетләр арасыннан мин беренче булып армиягә киттем, аңарчы булачак солдатларны гармун уйнап, урам әйләнеп озатсам, башка егетләргә инде андый мөмкинлек булмады. Барлык туган көннәр, туйларга да мине чакыралар иде. Бүгенге көндә мин «Авыл көе»н һәм «Чабата» көен саклап калдым. Хәтердә калдырып минем кебек итеп уйнаучы юк әлеге көйләрне.Халык дөрес аңласын, мактанып әйтмим, осталык ягыннан түгел, нәкъ менә хәтердә саклап уйнауны әйтәм.
Мин Венгриядә хезмәт иттем, армиядә инде миңа баянга өйрәнергә туры килде. Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайткач, 1970 елда Чаллыга «КамАЗ» заводына эшкә киттем. Ул чакта бөтен яшьләр, совет яшьләре шунда иде. Анда да мин баянда уйный идем, берләшкән төркемебез дә бар иде, дөрес, татарларны кысырыклап та карадылар, ләкин без бирешмәдек. Бәйрәм саен авылга да кайта идем һәм бервакытта да баянымны үземнән калдырмадым. Ул чакта да вечерларга чыга идем, барысын биетә идем. Яшьлегебез бик матур, истә калырлык булып үтте.
1985 елда Советлар Союзы буенча Геннадий Заволокин «Уйнагыз, гармуннар!» телетапшыруын чыгарды. Шунда катнашыр өчен мин янәдән тальянны кулга алдым. Казанның Дәрвишләр бистәсеннән гармун сатып алдым. Бәясе бер хезмәт хакы күләмендә – 100-200 сумнар тирәсендә иде аның. Аны алгач мин Чаллыда беренче тальян гармунчысы булдым һәм шул 1985 елда түбәтәй киеп, гармун уйнаучы да беренче мин идем. Бүгенге көндә минем дүрт гармуным бар, ләкин инде аларының бәяләре үткәндәге бәяләр белән тәңгәл килерлек түгел.
Чаллыда мин Энергетиклар мәдәният йортына йөрдем, Флюра Хөрмәтова ансамблендә чыгыш ясадым. Анда 50 ел яшәү дәверендә барлык Сабантуйларда, төрле милли бәйрәмнәрдә уйнадым. Фәйзулла Туишев исемендәге һәм башка күп кенә конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладым. Шулай уйнап йөри торгач, Фән Вәлиәхмәтов белән танышырга насыйп булды. Салават та килде ул чарага һәм ул чактагы Чаллы мэры Рәфгать Алтынбаев та бар иде. Ул гармунга бик кызыксынучан кеше булып чыкты һәм аларны саклап калырга бик зур тырышлык күрсәтте. Әлеге чарага Фән Вәлиәхмәтов белән Уфадан гармун ясаучы Җидеяр Мухаяров да килгән иде. Һәм шул вакытта безгә гармуннар чыгара башлау тәкъдимен ясадылар, остаханә булдырыр өчен бина, банктан үсеш өчен дип акча бирделәр. Гармуннарны Җидеяр ясады, ә мин Фән Вәлиәхмәтов белән учредитель идек. Кызганыч, шундый кыен чорга туры килдек, алар сатылмады һәм безнең эш дәвам итә алмады. Ләкин остаз үз өендә гармун ясауны дәвам итте һәм инде элита өчен эшләде. Бүгенге көндә ул гармун миндә, Фән Вәлиәхмәтовта, түрәләрдә, безнең районда бер-ике кешедә бар. Шул гармун ясаучының өйрәнчеге бүгенге көндә Казанда яшәп, яхшы гына гармуннар ясый, ул – Айрат Харисов.
Хәзер инде мин ике рәтле тальянда гына уйныйм, баянны тотканым юк. Баяннан тыш дүрт төрле гармунда уйный алам. Кечкенә гармуннарда да уйным, – дип шул елларда яшәгәндәй сөйләде Наил абый.
Башка уен коралларына тартылу булмадымы соң?, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Бер үкенечем калды, курайда уйнарга өйрәнә алмыйча калдым. Миндә моң бар һәм курайда да мин матур уйнар идем, ләкин мин аңа бирелмәдем. Вакыт булмау сәбәпче булдымы икән?...
Районыбызга янәдән кайтып, туган авылы Яңгулда төпләнгәненә ике ел Наил абыйның. Шушы вакыт аралыгында ул районыбыздагы гармунчылар белән танышып, аралашырга да өлгергән. Ел саен әрәпә җыеп, Сабантуйларда катнашырга да вакыт һәм көч таба. Быел, мәсәлән, җиде авылда әрәпә җыйган.
– Узган ел бер кызыклы хәл дә булды бит әле. Борнакта әрәпә җыярга чыккач, миңа бер Борнак киленен биетергә туры килде. Ул профессиональ биюче Алсу Мәгъсүмҗанова булып чыкты. Шундый кисәк кенә килеп чыккан вакыйга булды ул, Алсу бүләк бирергә чыккан җиреннән миннән сорый, сез чабата көен уйный беләсезме дип, миңа шул җитә калды, мин гармуннарны тиз генә алыштырдым да, уйнарга тотындым. Алсу шуның кадәр матур итеп биеде, әлеге биюне видеога да төшерергә өлгергәннәр. Соңыннан ул интернет челтәренә эләкте һәм миллион ярым карау җыйды, – дип сөенеп тә, горурланып та сөйли Наил абый.
Гомере буе милли моңнар сузган гармунчы үзе кебек үзешчән осталарны туплап, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, көйләрен саклап калу максатыннан туган ягында да саллы эшләр башкара.
– Яңгулга кайткач, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов белән киңәшеп, гармунчыларны җыйдык һәм безнең авылдан гына да төрле яшьтәге 18 кеше җыелды. Шулар арасыннан әйбәт кенә уйнаучысы унике булды һәм алар белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар!» чарасын үткәрдек. Әлеге чара миңа бик тә ошады. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде, гармун моңнары тынмасын иде, – ди әңгәмәдәшем. – Тальяннан да йомшак, саф уен коралы юктыр. Аны кулга алып уйнаган вакытта гына да үзеңне сәхнәдә итеп хис итәсең. Сәхнә димәктән, мин гел җырчыга уйнарга ярата идем. Син уйнаганда өстәмә сулыш керә, син бөтен җирен китереп бетерәсең, безгә каушарга урын калмый, диләр иде җырчылар үзләре дә, – дип әңгәмәбезне тәмамлады Наил абый.
Тормыш иптәше Разыя апа белән сыйныфташлар булган алар. Бүгенге көндә кызлары Чулпан, уллары Илнарның, кияү һәм киленнәренең, өч оныклары һәм бер оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерәләр. Гомер буе гармунда гына уйнап йөргән икән дип уйласагыз да ялгышасыз. Төп эше төзелеш белән бәйле булу сәбәпле, ул төзелешкә кагылышлы бөтен эшне үзе башкара. Кайчандыр күрше абыйсыннан гармунда уйнарга өйрәнгән Наил абыйга бүгенге көндә инде балалар бакчасына йөрүче малайлар кызыксынып йөри. Алар да аның кебек уйнарга телиләр. Өйрәтергә әзер мин, ди Наил абый. Гармуннары һәм теләкләре генә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев