Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таныш булыгыз – яңа исем: яшь шагыйрә Рәзинә Төхфәтуллина

Рәзинә 1995 елның 10 маенда Балтач бистәсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән матур әдәбиятны ярата, үзе дә шигырьләр яза.

Аның үз иҗатын чагылдырган шәхси "♫ RayziK♫ Production♪♫" дигән төркеме бар. Ул соңгы елларда җыр текстлары язу белән дә мәшгуль. Шигырьләренә язылган заманча стильдәге җырларны яшьләр яратып башкара. Берничәсен сезә дә тәкъдим итәбез.

Рәзинә шулай ук үзенең яраткан җырчыларына багышлап та шигъри юллар иҗат итә. Мәсәлән, Элвин Грейга багышланганын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Җанга үтеп керә синең
Могҗизалы тавышың.
Якты булсын барыр юлың,
Иҗатың саекмасын!

Күңелләрен яулап алдың
Син меңләгән кызларның.
Хәтта төшләрен урладың,
Уйларында - җырларың!

Мин дә бит тугры тыңлаучың,
Җырларыңны еш көйлим.
Синең белән очрашуны,
Өзелеп көтеп йөрим!

Олысы да, кечесе дә,
Сине, Радик, ярата.
Бәхетләргә күмлеп яшә,
Кирәк булып халыкка!

Яшь килен.

Ак күлмәктән сылу кәләш -
Әйтерсең лә, фәрештә.
Кояш сыман йөзе көләч -
Сокланмасын кем генә!

Гүзәл кызның күзләреннән
Шатлык нуры сибелә.
Дөнья яңгырый көлүеннән -
Күзләр тимәсен генә!

Үзгәрә бүген тормышың -
Чит якларга китәсең.
Таныш булмаган йортка син
Килен булып төшәсең...

Газиз йортыңны калдырып,
Яңа тормыш башлыйсың.
"Әти-әни"диеп дәшеп,
Ишектән син атлыйсың.

Яратсын әти-әниең,
Үз кызыдай, хөрмәтләп.
Ихластан сиңа теләгем:
Улларына бул терәк!

Туегызны котлап

Кышның салкын февраль ае -
Тик бүген ул сизелми.
Яшь парларның кызыл туе
Табын артында гөрли!

Барча халык сезне котлый,
Җиткерә теләкләрен.
"Күз тимәсен!"дими булмый,
Күреп нурлы йөзләрен.

Бәхетле булып яшәгез,
Сөюнең белеп кадрен.
Тормыш юлына озатабыз,
Бергәләп сезне бүген!

Могҗизалы туй мәҗлесе
Килеп җитте тизара.
Әзерлекләр мәшәкате
Мавыктырды, ичмаса!

Күз явын алырлык кәләш,
Ул, сыман - кар бөртеге.
Абый, сиңа бирәм киңәш:
Сакла алтын бөртегең!

Чиксез шатмын синең өчен,
Тапканыңа тиң парың.
Бәхетеңнән балкый йөзең -
Гомерлек булсын ярың!

Кыен чакта бер-береңә
Бирә идек киңәшләр.
Кайчагында сөйләшеп тә,
Бетмәслек иде сүзләр...

Туганлык җебе нык булсын
Алдагы көннәрдә дә.
Кабат җыелырга язсын
Барлык туганнар бергә!

Тарихларга кереп калсын
Гаилә корган көнегез.
Һәрберебез искә алсын,
Җиткәч алтын туегыз!

Билгесезлек.

Күпме вакыт көткән идем,
Сине кабат күрергә.
Ничекләр шатланганым,
Истә минем әле дә...

Тартыла сиңа күңелем,
Тик куркам шул әйтергә!
Нинди хисләр кичергәнем
Аңлый алмыйм бүген дә...

Янган учакка саласың
Утлы карашың белән.
Ни әйтмәкче соң буласын?!
Шуны һич тә төшенмәм.

Аңымнан җуйдыра кайчак,
Елмаюлы йөзләрең.
Уемда бит минем һәрчак -
Белмисең генә үзең.

Бәлки, әле сизәсеңдер,
Минем хис-кичерешне.
Әйтергә шул кыймыйсыңдыр,
Бозарга куркып эшне.

Нинди җепләр бәйли безне?
Нинди көч безне тарта?
Аңлатып булмас ул хисне -
Билгесезлек арада...

Рөхсәтсез килергә куркам,
Хәтта синең янына.
Сиңа якын кеше булмам,
Куарсың күк тоела...

Ялгыш кына бер сүз әйтсәм,
Үпкәләр кебек үзең.
Әгәр дә сиңа кагылсам -
Ак томандай эрерсең.

Ничек кенә теләсәм дә,
Булырга яннарыңда,
Кыюлык җитми әйтергә,
Тын каламын тагын да.

Бар киртәләрне җимереп,
Карамыйча бернигә,
Тормасын йөрәк кимереп,
Аңлашсак иде бергә!

Барына да мин түзәрмен,
Тик югалмачы, зинһар!
Булганча, кабул итәрмен,
Әмма янымда син кал!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250