Таныш булыгыз! Яшь шагыйрә – Гөлинә Шәйхи
Гөлинә Шәйхи (Шәйхетдинова) - 1995 елның 22 ноябрендә Балтач районы Бөрбаш авылында туган. Хәзерге вакытта Нормада яши. Казан Дәүләт Мәдәният институтының театр факультетында режиссура бүлегендә белем ала.
Ерак сәфәрләргә китсәң әгәр,
Сине күпләр сагынып көтәрләр.
Җилләр исә көләч йөзләреңнән
Минем кебек назлап үтәрләр.
Сагынуымны минем җилләр таратырлар,
Моңнарымны исә кошлар яңгыратыр.
Чит-җирләрдә сине башка берәү
Минем кебек, бәлки, яратыр.
Ара ераклыгын йөрәк сизәр,
Сөю диңгезендә инде ялгыз йөзәр.
Башка берәү синең өчен янар, көяр,
Юлларыңа ак чәчәкләр өяр…
* * *
... Таянырга терәк булмаганда
Үз-үземне кулга алдым да,
Көчлелегем-көчсезлектә диеп,
Яшәү теләге белән януда.
Атладым мин алга, бирешмәдем,
Абынганда тордым тизрәк.
Дошманнарны көнләштерерлек итеп,
Яшәргә әле кирәк.
Еллар үзгәрттеләр мине,
Язмыш сынаса да - сынмадым.
Тормыш дигән чиксез дәрьяны да
Бүген инде үзем сынадым...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев