Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Танылган бер җырчыга 3 бүлмәле фатир алырга булышкан кебек, Рифат Фәттахов Гөлсирин белән Азатка да фатир юллап йөри

Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов күптән түгел өйләнешкән яшь "ваһаповчылар" Гөлсирин белән Азатка фатир алу өчен Татарстанның мәдәният министрлыгына документлар тапшырылуы турында хәбәр итә.

Яшь талантларны дөньяга таныту, үстерү белән генә чикләнмичә, иҗат итү өчен һәрьяклап комфорт тудырырга тырышучы продюсер Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка да кайчандыр фатир алып бирүен искә төшерә. "Матбугат.ру"га мәгълүм булганча, Филүснең фатиры - Казан үзәгендәге өр-яңа йорттан, өч бүлмәле.

Бүген Мәдәният министрлыгында беләсезме нәрсә эшләп йөрдек?! Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовка фатир алу өчен документлар тапшырдык! Алда безне зур эшләр көтә. Аллага тапшырдык! Әйе, Казанда фатир алу җиңел эш түгел.

Әнә, заманында Филүс Каһиров фатиры артыннан миңа 3 ел чабарга туры килде. Президентка кадәр барып җиттек. Әмма барыбер Филүскә өйләнмәгән килеш үк Казан уртасында өр-яңа йорттан 3 бүлмәле фатир алуга ирештек. Дөрес, бу фатирны мин бер генә тапкыр, ерактан гына күреп калдым. Өй туйлары миннән башка гына узды инде… Аның каравы, хәзер көн саен эшкә барганда да, кайтканда да миңа нәкъ менә Филүс яшәгән йорт яныннан үтәргә туры килә. («Ирония судьбы» дими, ни дисең…). Әмма мин горурланып үтәм! Бу дөньяда кешеләргә яхшылык кылып, биреп яшәргә язсын! Шулай бит, дуслар?!» — дип уртаклаша Рифат Фәттахов.

Инстаграмда утыручылар бу пост астына үз фикерләрен дә язганнар инде.

Алар арасында: «Кызганыч, яхшылыкны тиз оныта торган заманда яшибез шул», «Искиткеч, аталарча кайгырту! Кадерегезне белсеннәр!!! Хәзер сезнеңчә фатир ала төшкә генә керә торган хәл, афәрин, Ахметович!», «Ой, үләм, өй туена чакырмадылар дип, бала-чага кебек үпкәләмәгез инде «благие дела не афишируются», «Сезнең кулдан килмәгән эш юк. Рәхмәт тә әйтмәсләрен белә торып әле һаман шулай ярдәм итеп торасыз», — дип язучылар бар.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зато заводта эшлэучелэргэ фатир бируче юк

    Теги: Рифат Фәттахов