Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Таныш булыгыз – яшь каләм тибрәтүче

Хаҗиева Гүзәл Фаил кызы Смәел мәктәбенең 7сыйныфында белем ала. Иң зур хыялы-табиб булу.

Мәктәптә яхшы билгеләргә укый,уку белән беррәттән төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнаша. Рәсем ясау, шигырь, иншалар язу, бию аның хоббилары. Иң зур хыялы-табиб булу.

Йолдызлар

Барыр юлымны яктыртып,
Төнге күкләрне бизәп.
Йолдызлар яна балкып,
Җемелдәп, нурлар сибеп.

Кинәт бер йолдыз атылды,
Мин бәхеткә юрадым.
Тыныч булсын илем диеп,
Изге теләк юлладым.

Күк йөзебез балкып торсын,
Янган йолдыз сүнмәсен.
Беркайчан да кешеләр,
Кайгы –хәсрәт күрмәсен.

Рөстәм абый

Рөстәм абый  туган көнең белән,
Өметегез һәрчак   аклансын.
Сәламәтлек  сезгә  юлдаш  булсын,
Тигезлектә  яшәргә  язсын.
Әкияттәй  үтсен  гомерегез,
Мәңге  кайгы- хәсрәт күрмәгез
Алып килсен бәхет  һәр иртәгез
Бүгенгедәй янып   яшьнәгез
Ышанычлы  җитәкчебез  булып,
Йөзгә  кадәр матур яшәгез.

Маршлар паркы

Мәгънәле дә, матур да,
Анда бар да хисапта.
Ромашка да,шалфей да,
Шушы кызыл  китапта.
Ләкләге дә, торнасы да,
Аккош  та юкка чыга.
Рәхимсез кеше  үтерә,
Патша  булып барысына.
Ачуланыр җир-анабыз,
Рәнҗер, елар, үләчәк.
Күрербез, үз хөкемен,
Ышан, әйтер  киләчәк.

 

Фото: Гүзәлнең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәүге шигырьләр