Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тарихта эзле гаиләләр (фото)

Җыр-моң сөюче, туганчылыклы булулары белән көчле булган Гаязовларга зона бәйгесендә уңышлар телибез, район данын югары дәрәҗәдә якларга язсын аларга.

Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты 2019 елдан башлап ел саен «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фес-тивале үткәрә. Быел аның беренче этабы 20 февральдән 10 мартка кадәр муниципаль берәмлекләрдә уза.

27 февраль көнне район мәдәният үзәгендә Балтачыбызның өч гаиләсе: Чапшар авылыннан Гаязовлар, Нөнәгәрдән Тляковлар, Сос-надан Закировлар чыгыш ясады. ТР Дәүләт архивының жюри вәкилләре: жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният институтының Югары сәнгать мәктәбе доценты Владислав Белов, жюри әгъзалары, әлеге институт вәкилләре Сөмбел Фәрхуллина, Ильяр Якупов һәр чыгышка лаек-лы бәя бирде. Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ачып җибәрде, һәр гаиләгә уңышлар теләде. Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетыннан әлеге фестивальгә җаваплы вәкил Айсылу Галиева фестивальнең максатын бәян итеп, конкурсантларга хәер-фатихасын бирде.

Нәтиҗәдә, беренче урынны фестивальгә зур хәзерлек белән килгән, нәсел-нәсәбәләрен барлау өстендә җиң сызганып эшләүче Гаязовлар, икенче урынны инде бик күп бәйгеләрдә сыналган, уңган-булган, сәнгать сөючән Тляковлар, өченче урынны Сосна чабаталары белән дан казанган, шулай ук сәхнәләрдән төшмәүче Закировлар гаиләләре алды. Акчалата бүләкләү дә саллы иде: республикабызның дәүләт архивы быел дипломнар белән бергә беренче урын алучыларны 50 000, икенче урынны 40 000, өченче урынны 30 000 сум күләмендә акчалата бүләкләде. Җыр-моң сөюче, туганчылыклы булулары белән көчле булган Гаязовларга зона бәйгесендә уңышлар телибез, район данын югары дәрәҗәдә якларга язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарихта без эзлебез