Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар җанлы кызлар – Чапшарда!

Чапшар авыл клубының “Жасмин” биергә яратучылар төркеменә җыр-биюгә гашыйк кызлар йөри.

Татар моңын, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләрен саклап, инде бүгенге көндә онытылып килүче биюләрне яңартып торучы әлеге гүзәлкәйләрнең һәрбер чыгышларын сокланып карый торган. Шушы көннәрдә алар су буенда “Су юлы” биюен биеп, клуб каршында “Яулык” кебек борынгы уеннарны уйнап, вакытларын күңелле дә, мавыктыргыч итеп тә үткәргәннәр. Әлеге идеяләрнең башында татар телен, аның онытылып баручы гореф-гадәтләрен сакларга үзенең бөтен көчен куючы Чапшар клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева тора. Афәрин, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авыл клубы