Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар эстрадасы йолдызлары вокзалда чыгыш ясаячак

Тамашачылар Татарстанның танылган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” төркеме һ.б. чыгышларын карый алачак.

(Казан, сентябрь, “Татар-информ”). Шәһәр яны вокзалының Казан1 станциясе мәйданында “Пассажир көне” акциясе кысаларында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак. Бу хакта “Содружество” пассажирлар компаниясе хәбәр итә.

Артистлар беренче тапкыр вокзалда мондый акциядә катнаша. Чара 13 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә башлана. Тамашачылар Татарстанның танылган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” төркеме, халыкара конкурслар лауреаты Ясмин, “Казан” бию ансамбле һ.б. чыгышларын карый алачак.

Акция вакытында шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында сораулар бирергә һәм тәкъдим-фикерләр язып калдырырга мөмкин. Керү ирекле.

    Пассажир көне 11.00-12.00 сәгатьләрдә - Алатырь станциясендә , 15.00-16.00 сәгатьләрдә - Васильево станциясендә, 10.00 -11.00 сәгатьләрдә - Кизнер станциясендә, 08.00 - 09.00 сәгатьләрдә Сарапул станциясендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт