Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар филармониясе скверында Римма Ибраһимова агачы үсәчәк

Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда Татарстан Республикасының халык артисты Римма Ибраһимова тарафыннан утыртылган агач үсәчәк.

Бүген Татар дәүләт филармониясенең 2015 елда гамәлгә кергән традициясен дәвам итеп, Филармония янындагы скверда (Казан, Павлюхин урамы 73 йорт) Татарстан Республикасының халык артисты Римма Ибраһимова тарафыннан агач утыртылган.

Әлеге традиция мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү максатында барлыкка килде. Хәзер паркта күренекле сәнгать осталары тарафыннан (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Булат Балтанов, Хәмдүнә Тимергалиева) һәм бакыйлыкка күчкән мәшһүр шәхесләр (Габдулла Тукай, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Натан Рахлин, Фуат Мансуров, Айрат Арсланов, Илгиз Мәҗитов, Марат Таҗетдинов) истәлегенә атап утыртылган 17 агач үсә.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: rimma_ibragimova.official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Ибраһимова