Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар киносы сәнгатендә райондашларыбыз уңышлары

Радик Михайлов, район кино оешмасы җитәкчесе: "Кино сәнгатенең бүгенге бурычы - ул тамашачыны телевизор-компьютерлардан аерып алып, зур экраннан кино карарга өйрәтү.

Чирек гасыр вакыт үткәч, Габдрахман Әпсәламов әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Ак чәчәкләр" кинофильмы безгә янәдән тамашачыларны кайтарырга булышты, авыл халкы клубларга килде. Зур экраннан бер дә кино караганы булмаган кешеләрне дә җәлеп итте. Без милли фильмнарыбызга ихтыяҗ барлыгын күрдек. Димәк, яхшы кино булганда, халыкны өеннән чыгарып була икән".
Зур популярлык казанган "Ак чәчәкләр" кинофильмын татар киносы сәнгатендә югары бәяләп була. Тамашачыда төрле фикерләр уятса да, нигездә, аны халык яратып кабул итте. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, райондашларыбызның бер өлеше бу кинофильмны телеэкраннардан караганчы ук иң беренчеләрдән булып, клубларга җыелып, зур экраннар аша карау бәхетенә иреште. Район кино оешмасы аны барлыгы 25 урында куеп, 2550 тамашачыга күрсәткән. Балтачтан тыш Кукмара, Саба районнарына да барып куелган. Кино бит ул тамашачыга тәүге тапкыр тәкъдим ителгән вакытында актуаль. Ә бу яктан кино оешмасы тимерне кызуында сугарга тырыша. Яңа премьераны көтеп кенә тора. Шуңа да район кино оешмасы эшчәнлеге күрсәткечләре республиканың уртача дәрәҗәсеннән бик күпкә югары. Бу безнең район өчен бер уңыш булса, икенче сөенеч - кино сәнгатендә якташларыбыз уйнау.
Мәгълүм булганча, «Ак чәчәкләр»дә Диләфрүз ролендә Балтач кызы Гөлназ Якупова-Галимуллина төште. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты буларак "Галиябану" спектаклендә баш рольне башкарып, тамашачы мәхәббәтен яулаган Гөлназ татар киносы сәнгате үсешенә дә үз өлешен кертә килә. Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» кинофильмында да ул Айсылу ролен зур осталык белән башкарган.
Икенче якташыбыз - Нөнәгәр авылы егете, җырчы Фидаил Зарипов. Ул режиссер Фәнис Камал тарафыннан Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнеп төшерелгән "Җәза" фильмында уйный. Бу фильмның "Кара" дигән икенче исеме дә бар. Кинофильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык. "Җәза" шактый катлаулы жанрда - психологик-криминаль драма. Анда ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт темасы күтәрелә. Кеше үзенең кылган гөнаһлары өчен иртәме-соңмы үз җәзасын ала дигән гыйбарә ята. Фәлсәфи яктан бик көчле. "Җиңел" фильмнарга ияләшкән тамашачы, бәлки, авырдан кабул итәр. Шунысын төгәл әйтеп була: "Җәза"ны карау күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк. Кино хәзерге заманның яман чире, актуаль проблемасы булган наркомания, тормышын наркотиклар белән бәйләгән яшь егет хакында. Ул бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый... Якташыбыз Фидаил төп геройның, ягъни наркоман егетнең әтисенең яшь чагын уйный.
Район кино оешмасы тәкъдим итүче чираттагы яңа фильм - Рабит Батулланың «Оча торган татар» әсәре буенча куелган «Рудольф Нуриев. Рудик» киносы. Режиссеры Фәрит Дәүләтшин. Бу фильмда якташлар уйнамый, ләкин ул татарның дөньяга танылган бөек балетмейстеры Рудольф Нуриев хакында булуы белән якын. Яшь буын үзенең талантлы шәхесләренең тормышын һәм иҗатын белеп үсәргә тиеш дигән максаттан, әлеге кинофильм район мәктәпләре укучыларына күрсәтеләчәк.
Татар киносы сәнгатендә яңа йолдыз булып кабынган Балтач егете Илшат Рәхимбай уңышларын атап үтү дә урынлы булыр. Ул татар кинорежиссеры һәм оператор буларак танылып килә. Аның Салават Юзеев белән бергәлектә төшергән "Ишекне шапылдатып япты да чыгып китте" ("Хлопнул дверью и ушел") фильмы Казанда узган XI Халыкара мөселман кинофестивалендә берьюлы ике бүләккә лаек булды. Шулай ук алда телгә алынган фильмнар да әлеге кинофестивальдә күрсәтелде.

Фотолар: http://karievteatr.ru
Фото: http://vk.com
Фото: http://vk.com/isteri?z=photo1576153_380953338/photos1..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250