Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар киносы сәнгатендә яңа йолдыз – Балтач егете Илшат Рәхимбай

Якташыбыз - Балтач егете, татар кинорежиссеры һәм оператор буларак танылып килүче Илшат Рәхимбай тәкъдим иткән "Ишекне шапылдатып япты да чыгып китте" ("Хлопнул дверью и ушел") фильмы Казанда узган XI Халыкара мөселман кинофестивалендә берьюлы ике бүләккә лаек булды.

"Иң яхшы кыска метражлы фильм" номинациясендә һәм шул ук фильмда төп рольне башкарган Г.Камал театры актеры Илдус Габдрахманов "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә бүләкләнде. Илшат Рәхимбай: "Режиссер Салават Юзеев белән бергәлектә төшергән кинобыз уңышлы килеп чыкты. Бу җиңү - күптән көтелгән һәм шул ук вакытта көтелмәгән дә зур шатлык булды", дел бердергән беренче кичерешләрен.

Илшат Рәхимбайның матбугат чыганакларына биргән бер интервьюсында: "Көтүче мин. Профессия күзлегеннән караган көтүче түгел. Ә яңа чорны, ачышларны, очрашуларны көтүче кеше. Һәрбер кешенең яңа туган көне үткәненә охшамаска тиеш. Көн дә без нинди дә булса яңалык эзләргә, үзебезне рухи яктан баетырга тиешбез. Хәзерге вакытта кешегә үз-үзен табу кыен. Кем дә булса сиңа ышана, син дә кемгәдер яки нәрсәгәдер ышанасың. Киләчәккә өмет белән карарга кирәк", дип җавап биргән.
Режиссер буларак, Илшат әлеге фикерен тамашачыга экраннар аша белгертергә тели. Һәм ул аның уңышлы гына килеп тә чыга, минемчә, яшьләргә хас фикер сөреше, кабатланмас алымнар һәм киләчәккә ышаныч аның геройлары аша әйтелә.
Фото: http://vk.com/isteri?z=photo1576153_380953338/photos1..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250