Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татар китабы йортында әдәбият турында лекцияләр тыңларга мөмкин

Киләчәктә татар телендә белем бирү курслары онлайн-университет форматында эшләячәк.

Чара Татар китабы йортында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга булачак. Татар телендә кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады.

Әлеге белем бирү курслары - «Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.

Катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ сылтама буенча узып аккаунтларга керергә яки директка язып теркәлергә кирәк. Урыннар чикләнгән булу сәбәпле вакытында язылып өлгерергә кирәк. Курсны тулысынча тыңлаучыларга квалификация арттыру турында таныклык тапшырылачак.

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый. Чара кичә, ягъни, 28 гыйнварда булды инде. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә  Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Темалары:

  • Болгар чоры әдәбиятына кереш.
  • «Кыйссаи Йосыф» — татар әдәбиятының таҗы;
  • Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
  • Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
  • Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.

Курсларда белем алучыларга атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр лекция укыячак. Тыңлаучыларны актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә.

Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Чараның кординаторы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, диелә хәбәрдә.

Тулырак: ТИ

Фото: mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Ачык университет