Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Татар кызы-2018”дә катнашучылар кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте (+фото)

Казанда халыкара бәйгенең ярымфиналы бара. Анда райондашыбыз Гүзәл Габдрахманова да катнаша.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). "Татар кызы-2018” матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә катнашучылар кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте. Казанда "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең ярымфиналы үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 29 кыз катнаша. Сайлап алу туры Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында 31 июль көнне башланды.  

Кичә, 1 август көнне, “Татар кызы-2018” исеме өчен көч сынашучы кызлар Иске Татар бистәсендә кул эшләре, аш-су бәйгесендә катнашты. Кызлар калфак чикте, каз  каурыйларыннан май канаты ясау серләренә төшенде. Соңрак камыр басып, токмач кисү бәйгесе үтте.
 
Шулай ук кызлар өчен кичә шәһәр татарлары стилендә фотосессия уздырылган. Соңрак “Татар кызы-2018” конкурсантлары VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары белән очрашкан.

 

"Татар кызы-2018”дә катнашучылар кул эшләренә һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/02/168935/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы